Логотип Магариф уку
Цитата:

Авылда яшәүче меңнән артык хатын-кыз беренче һәм өченче балалары өчен пособие алган

Быел Татарстанда авыл җирендә яшәүче 1 039 хатын-кыз беренче баласын табып һәм 205 хатын-кыз өченче баласын тудырып, республика бюджетыннан социаль түләүләр алган. Татарстан Президенты карары белән бе...

Быел Татарстанда авыл җирендә яшәүче 1 039 хатын-кыз беренче баласын табып һәм 205 хатын-кыз өченче баласын тудырып, республика бюджетыннан социаль түләүләр алган. Татарстан Президенты карары белән бер тапкыр түләнә торган әлеге пособиене алучылар турында 10 августка булган мәгълүматларны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.


Пособие беренче балага - 50 мең, өченче балага 100 мең сумны тәшкил итә. Төп шарт - хатын-кыз кимендә өч ел авылда яшәгән, беренче бала тапканда яше 25тән, ә өченче баласын тапканда 29дан артмаган булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ