Бакчаларда дежур төркемнәр эшли

Беребезгә дә сер түгел, бу көннәрдә һәрбер балалар бакчасында дежур төркемнәр генә эшләп килә. Андый төркемнәргә халык мәнфәгатен кайгыртучы ата-аналарның (эштә булу сәбәпле) сабыйлары гына йөри. Шуңа да бакчабызда андыйларның саны 9 – 12 баладан артмый. Олысы да, кечесе дә бергә булуы матур күренеш – зур бер гаиләне хәтерләтәләр. (Балалар саны күбәйгән очракта, әлбәттә, икенче төркем ачыла, һәрвакыт әзер торабыз.) Соңгы елларда, бигрәк тә шәһәр җирлегендәге бакчаларда, балаларның катнаш төркемнәрдә тәрбияләнүе бик үк гадәти булмаса да, уңай ягы шактый, күпкә отышлы булуы барыбызга да мәгълүм. 6 – 7 яшьлекләре, нәниләрне үз туганнарыдай якын күреп, киенергә, чишенергә ярдәм итсә, 3 яшьлекләре дә зурлардан нәрсәгәдер өйрәнәләр, тизрәк зур үсәргә, алар кебек сәләтле, тырыш булырга омтылалар, кыскасы “абый-апалары”ннан үрнәк алалар. Бер-береңә булышу, ярдәмләшү, юл кую, бердәм булу уңай сыйфатлар тәрбияләү белән генә чикләнми, туганлык хисләре дә уята. Шуңа да берсен-берсе аңлап дуслык телендә, ике дәүләт телендә аралашалар. Нәрсәгә сәләтле булуларын, “һөнәрләрен” күрсәтәләр. (Тик үз-үзләренә генә шул. Ник дисәгез: тамашачылары ук – үзләре. Карантинда булу шулай эшләүне таләп итә.) Мәсәлән: 27 март – Халыкара театр көне уңаеннан сәхнә осталыклары белән уртаклашсалар, ягъни халык әкиятләрен рольләргә бүлеп уйнасалар, 2 – апрель – Халыкара балалар китабы көнендә оештырылган чарабыз чып-чын әдәби кичәгә әверелде, зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр генә түгел, хәтта нәниләр дә өйрәнгән-белгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шулай ук видеоязмадардан иптәшләренең (өйдән гаилә белән бергә китап укулары төшерелгән язмалар бик күп җибәрелде) чыгышларын да тыңладылар. Балалар китабында урын алган геройларны (персонажларны), күңел хисләрен биреп, кәгазъ битенә төшерделәр. Кыскасы, бакчабыздагы балаларга күңелле, төркемдә дуслык-татулык хөкем сөрә. Дуслык булганда уен почмагындагы уенчыклар да уртак.

Без –тәрбиячеләргә килгәндә, әлбәттә, карантин таләпләрен күздә тотып, балалар белән яшь педагоглар эшли. Бакчабыздагы һәр – педагог үз эшенең остасы: иҗади якын килеп, һәрбер бала күңеленә ачкыч ярата беләләр. Олысының да, кечесенең дә яшь үзенчәлеген исәпкә алып, көн дәвамында режим буенча берсеннән-берсе кызыклы, эчтәлекле шөгыль, әңгәмәләр оештыралар. Тәрбияче ярдәмчесе 2 сәгать саен төркем бүлмәсен җыештыра, җилләтә, пешекчеләр әзерләгән ризык белән балаларны сыйлый. Бүлмәне җилләткән, җыештырган вакытта балаларыбыз музыка яисә спорт залында физик күнегүләр ясыйлар, җырлыйлар-бииләр, битлекләр киеп (саклану чараларын булдырып) саф һавага чыгалар.

Калган балаларыбыз һәм хезмәткәрләребез өйләрендә, тыйнак кына үзизоляция уза. Алар белән даими рәвештә, бер-беребезне үсендереп, телефон, ватсап, интернет аша хәбәрләшеп торабыз. Сабырлык төбе – сары алтын булуын аңлап эш итәбез. Эшләүчеләргә дә, өйдә утыручыларга да, гомумән, барлык татарстанлыларга да исәнлек-саулык, иминлек телим.

Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Добавить комментарий