Бәла аяк астында

Җәен балалар күбрәк үз иркендә йөри башлый. Хәрәкәттә – бәрәкәт дип куансак та, бала – бала инде, әти-әни өйрәткәннәр дә, укытучы-тәрбиячеләре кисәткәннәр дә баштан чыга. Саклык дигән хис балачакка хас түгел шул. Юлларда зур тизлек белән самокатта чаба, катлаулы трюклар ясап, велосипедта йөри, роликларда җилдерә, күзәтүсез калган төзелешләрдә качышлы уйный, өлкәннәрдән башка гына зур сулыкларга коенырга бара. Әнә шулай, кызыклы уенга нык бирелеп киткәч, балаларның имгәнү очраклары арта. Биек агач ботагында штаб ясап, аннан егылып төшүләр, зур тизлектә барган чакта велосипедны туктата алмыйча, каршыдагы баганага бәрелүләр, бал кортлары чагу – табиблар җәй көне әлеге күңелсезлекләрнең артуы хакында кисәтә.

Әле җәй башы гына булуга карамастан, имгәнү, зыян күрү очраклары инде, кызганыч, шактый. Әле беркөнне генә, танышымның ике яшьлек малае өстәлдәге эскәтерне тартып төшереп, өстенә кайнар чәй түккән. Тәненең күп өлеше пешкәнлектән, бала нык җәрәхәтләнгән. «Өстендәге күлмәген тиз арада салдырып, тәненә салкын су йөгерттем. Үзем каушыйм, үзем баланы тынычландырам, – дип сөйли әнисе. – Ә улым үксеп-үксеп елый. Шок булгангадыр, күрәсең, баланы тиз генә кулга алдым да күршегә йөгердем. Югыйсә, телефоннан ашыгыч ярдәм номерын гына җыясы бит инде. Безнең хәлне тиз арада аңлап, ашыгыч ярдәм машинасын күршебез чакыртты. Ярый, бик тиз килеп тә җиттеләр һәм хастаханәгә алып киттеләр. Кечкенә балалар игътибарга аеруча мохтаҗ шул. Ашарга әзерләгән арада онытылып киткәнмен. Башка ата-аналарны да сабыйларына игътибарлырак булырга чакырам», – дип сөйләде Гөлназ ханым.

Кая егыласымны белсәм, түшәк җәеп куяр идем, дигән берәү. Кайчакта, бернинди куркыныч янамаган сыман тоелганда да, бәла аяк астыннан килеп чыга. «Балам, даими эшли торган күнегүләрен ясаганда, бас-кычтан егылып төште, – дип үз зарын сөйләде Алина ханым. – Изоляция вакытында кызымның барлык төр түгәрәкләре өйгә күчте. Шул исәптән яратып йөргән фигуралы шуу күнегүләре дә. Әзерлек өйдә дә барсын өчен, ике еллап элек бүлмәсенә махсус баскыч сатып алган идек. Аны диварга беркеттек. Шунда һәр көнне иртән махсус зарядка ясады. Бу юлы да, гадәттәгечә, тиешле күнегүләрен ясап, турникта атынды. Күрәсең, үз көчен чамалап бетермәгәндер. «Дөп» итеп килеп төшкән тавышка бүлмәгә йөгереп керсәк, кызыбыз, авыртуына чыдый алмыйча, идәндә елап-сыкранып ята. Әтисе тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты. Безне хастаханәгә салдылар. Күп санлы тикшеренүләрдән соң, умыртка баганасына зыян килгәнлеге ачыкланды. Нәтиҗәдә, кызыма әле ярты еллап катлаулы күнегүләр ясамаска киңәш иттеләр».

Миләүшә ханымның кызына инде 11 яшь булуына карамастан, кечкенә чакта таганнан егылып төшүе нәтиҗәсендә, әле дә дәвалау курслары уза икән. «Балама ул вакытта нибары биш яшь иде, – дип сөйли әнисе. – Таганның тоткычларына ныгытып тотынмаган булган, ахрысы, тәгәрәп җиргә килеп тә төште, таган, зур тизлек белән яңадан кирегә килеп, аркасына нык итеп бәрде. Умыртка баганасы дөрес төзәлсен өчен, бик озак корсет киеп йөрде. Суда йөзү файдалы дигәч, махсус дәвалау түгәрәгенә язылдык. Инде берничә ел рәттән атнасына өч мәртәбә шөгыльләнә. Ярты ел саен табибка күренеп торабыз. Әле быел яз көне кызыбыз буйга хәйран гына үсеп китте. Кабат корсет киеп йөрергә туры килде. Вакыты-вакыты белән сызланулар да үзен белгертә».

«Иң яхшысы – алдан ук саклык чараларын күрү», – ди белгечләр беравыздан. Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, урамда, юлда үз-үзеңне ничек тотарга икәнен өйрәтергә кирәк. Кечкенәдән артык югары биеклеккә менмәскә, куркыныч урыннарда уйнамаска, самокат, велосипедта йөргәндә, юлларда игътибарлы булырга, машина юлларына чыкмаска кирәклеген аңлату бик мөһим.

– Аяк-кул сынулар, баш мие селкенү, төрле киселүләр, тәннең каты сыдырылулары – мондый зарлар белән җәй көне безгә бик еш  мөрәҗәгать итәләр, – ди Республика балалар клиник хастаханәсе табибы, травматолог-ортопед Рәмзия Равил кызы Сәмигуллина. – Андый хәлгә юлыкканда, ата-аналарга, өлкәннәргә үз-үзләрен кулга алырга кирәк. Баланы да тынычландырырга тырышыгыз. Аяк-кулларда сыну билгеләре булса, сынган урынны селкетмәскә, мөмкин кадәр хәрәкәтләндермәскә кирәк. Ә инде каты бәрелү булган очракта, авырткан урынга салкын әйбер кую дөрес булыр. Җәрәхәтләр, сыдырылулар күзәтелгәндә, кан агуны тизрәк туктатып, шул урынны бәйләгез. Аннан соң, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып, баланы тәүлек буе эшләүче травмотология пунктына (Казанда ул Хәйдәр Бигичев урамы, 20 йортта урнашкан) алып барырга киңәш итәм.

 

Сан

Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен дөньяда 830 меңләп бала, көненә бу – 2300 бала дигән сүз, төрле имгәнүләр нәтиҗәсендә һәлак була. Шуларның бер меңен саклану чаралары алдан күрелгән очракта, саклап калырга, имгәнүләрен булдырмаска мөмкин булыр иде, ди табиблар. Балаларның имгәнүләре күбесенчә, юл-транспорт һәлакәтләре, суга бату, пешү, биеклектән егылып төшү һәм агулану аркасында барлыкка килә.

Россиядә ел саен 3 млн бала имгәнеп, табибка мөрәҗәгать итә дип исәпләнә. Статистикага күз салсак, җәй көне бу сан ике тапкырга арта.

Кәрәзле телефоннардан ашыгыч ярдәм машинасын чакырту өчен, түбәндәге номерларга шалтыратырга була: 112 – бердәм коткару хезмәте; «Билайн» элемтә операторы – 003 яки 030; «Теле-2», «Мегафон», «МТС» элемтә операторлары – 030.

Добавить комментарий