Логотип Магариф уку
Цитата:

Балага һава өйдә дә җитәрлек

Социаль челтәрләрдә кайбер әти-әниләр балаларга өйдә генә утыру зыянлы дип зарлана. Урамга чыгып, йөреп керүне карантин бозуга санамыйлар. Дөрес, сәбәпләре сәламәтлекне кайгырту гына түгел, ә балалары...

Социаль челтәрләрдә кайбер әти-әниләр балаларга өйдә генә утыру зыянлы дип зарлана. Урамга чыгып, йөреп керүне карантин бозуга санамыйлар. Дөрес, сәбәпләре сәламәтлекне кайгырту гына түгел, ә балалары белән өйдә утырырга күнекмәгән өлкәннәрнең сабырлыклары бетүендәдер, мөгаен.
Мондый зарланучыларга Россия табиблары катгый рәвештә «Юк!» дип белдерде, чөнки гаилә белән урамга һава суларга чыгабыз икән, карантинның мәгънәсе дә калмый.
«Балаларга саф һава сулауны беркем дә тыймый, тик бу өй шартларында булырга тиеш. Үтәли җил булдырмый гына һәр бүлмәне җилләтеп алу да җитә. Хәзерге шартларда урамда йөреп керү дигәнне һич кенә дә хупламыйм», – дип белдерде Росздравнадзорның штаттан тыш төп белгече, Пирогов исемендәге РНИМУның поликлиник һәм кичектергесез ярдәм кафедрасы мөдире Борис Блохин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ