Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар дистанцион укуны сайлый ала

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында ата-аналарның кайсы очракта балалары өчен дистанцион укуны сайлый алулары турында сөйләделәр. Республика мәктәпләрендә белем алучы балаларның ата-аналарына Cov...

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында ата-аналарның кайсы очракта балалары өчен дистанцион укуны сайлый алулары турында сөйләделәр. 
Республика мәктәпләрендә белем алучы балаларның ата-аналарына Covid-19 коронавирусы аркасында хәтта Россия төбәкләре буенча сәфәрләрне чикләргә тәкъдим итте. 


«Россия буенча сәфәрләрне чикләргә тәкъдим итәбез, чөнки аэропорт, вокзал, җәмәгать туклануы урыннары балаларның сәламәтлеге өчен потенциаль куркыныч тудыра. Шулай да, чит илләргә чыккан балалар һәм аларның гаиләләре, Татарстанга әйләнеп кайткач, алар 14 көн санизоляциядә булырга тиеш. Мондый укучылар өчен мәктәпләр дистанцион уку мөмкинлеген булдырачак», - дип аңлатты министр.




Ата-анасы белән кая да булса китәргә җыенган һәр укучыны мәктәп администрациясе һәм укытучылар белеп торсын өчен, барлык мәгариф оешмаларында  ата-аналар җыелышлары уздырыла.




 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ