Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар өчен россиякүләм рәсем конкурсы игълан ителде

1-18 яшькәчә булган яшь татарстанлылар "Төрле төсле тамчылар" Россиякүләм балалар өчен рәсем конкурсында катнаша ала. Аның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм укыту...

1-18 яшькәчә булган яшь татарстанлылар "Төрле төсле тамчылар" Россиякүләм балалар өчен рәсем конкурсында катнаша ала. Аның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар бергәлеге арасында су ресурсларын сакчыл куллану һәм су ресурсларына карата хөрмәтле мөнәсәбәт идеяләрен популярлаштыру. Бу хакта РТ экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итә.
Катнашу өчен проектның www.разноцветныекапли.рф сайтында теркәлү узарга, анкета тутырырга һәм шәхси кабинетта бер яисә берничә номинация буенча эшләрне теркәргә кирәк. Рәсемнәр jpeg, tiff, pdf форматларында кабул ителә. Файлда рәсемнең скан аша чыгарылган яисә фотога төшерелгән сурәте булырга тиеш, рәсем бозылмаган, капланмаган, каралтылмаган, яктыртылмаган яисә кире ягы белән әйләндерелмәгән булырга тиеш.
Конкурс темалары:
- Су – табигать дөньясының аерылгысыз өлеше (3-6 яшьлек балалар өчен);
- Россия елгалары;
- Су хайваннары;
- Суны чиста итеп саклыйк!
13-18 яшьлек катнашучылар өчен махсус номинация бар – "Безнең елгаларга – чиста ярлар!". Эшләрне тапшыру 2018 елның 30 сентябренә кадәр гамәлгә ашырыла, йомгак ясау һәм җиңүчеләрнең исемнәрен атау октябрьдә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ