Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар татарлаша

Җомга көнне башкалабызның 103 нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең Фәнис Яруллин музеенда “Гаилә һәм мәктәп” журналы сәгате уздырылды. Ачык дәресне оештыруда мәктәпнең милли мәсьәләләр буен...

Җомга көнне башкалабызның 103 нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең Фәнис Яруллин музеенда “Гаилә һәм мәктәп” журналы сәгате уздырылды. Ачык дәресне оештыруда мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Нәфисә Зыятдинова, татар теле укытучылары Эльвира Карамова, Әдилә афизова, Айгөл Хәйретдинова, Гөлнара Рамазанова, Лира Дәүләтбаева, Гөлфия Зәйнуллина һәм 1-9 сыйныф укучылары катнашты. Бәйрәм дәресенә шаһит булырга “Гаилә һәм мәктәп” журналы хезмәткәрләре дә чакырылган иде. Иң беренче нәүбәттә сүз, аңлашылганча, аның төп укучыларына, мәктәп балаларына бирелде. Ә сабыйлар исә сүз әйтүнең иң ялкынлы алымын сайлады. Диләрә Шакирова, Әмир Хөснетдинов, Рамазан Минһаҗиев, Әнвәр Чепкунов, Диләрә Нуриева, Камилә Хөснуллина һәм Альбина Хәбибуллина дәресне, йөрәкләргә ут салып, тамашачылар каршында журналда дөнья күргән һәм шулай ук үзләре яраткан шагыйрьләрнең шигырьләрен укудан башлап җибәрде. Руфинә Хадиева “Гаилә һәм мәктәп”нең берничә санына күзәтү ясады. Аеруча балалар тормышына багышланган язмаларның кызыксынып укылуын билгеләп үтте. Кызларның тәм-томнар, бәлешләр, аш-су әзерләргә өйрәткән мәкаләләргә иң элек күзләре төшүен әйтеп узды. Татар теле укытучысы Әдилә Хафизова журналда дөнья күргән кроссвордларның балаларның фикерләвен тизләтүдә, белем дәрәҗәләрен тикшерүдә үтемле кызыксындыру чарасы булуын билгеләп үтте. Бик күп укучыларны журналда чыккан язмаларның әзерләү тарихы кызыксындырды. Кайбер балаларның журналист булу өчен мәктәптә укыганда нинди фәннәрне тырышып үзләштерергә кирәклеген беләселәре килде. Соңында бу сорауның җавабын да бергәләп эзләп таптылар. Моның өчен иң элек газиз әнкәңнең телен өзелеп яратырга кирәк икән ләса! Сере дә әллә кая түгел, үзләре укыган һәм яшәгән җирдә – гаиләдә һәм мәктәптә яшеренгән. Иң мөһиме - “Гаилә һәм мәктәп” журналын даими укып барган очракта, ул сернең ачкычын да бик тиз үз кулларына төшерергә мөмкинлеген аңлады балалар. Шагыйрь Фәнис Яруллин музеенда әнә шундый кызыклы диалоглар дулкынында узган “Гаилә һәм мәктәп” журналы сәгатенең узып китүен укучылар сизмичә дә калды. Моның өчен барысы да әлеге дәресне оештыруның башында торган директор урынбасары Нәфисә ханым Зыятдиновага рәхмәтле иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ