Логотип Магариф уку
Цитата:

Банктан зур сумма урлауда шикләнелүче хатынны тоткарлаганнар

Күрше республиканың Салават шәһәрендә 20 миллион сумнан артык акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллинаны Казанда тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөй...

Күрше республиканың Салават шәһәрендә 20 миллион сумнан артык акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллинаны Казанда тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләгән.
Җинаятьтә шикләнелүче хатын-кыз һәм аның гаиләсе Татарстан башкаласында арендага алынган фатирда булган. Аның кайда булуын Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре Башкортстан буенча ФСБ идарәсе һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары белән берлектә ачыклаган.
«Хәзер аның белән тиешле оператив-тикшерү гамәлләре башкарыла. Урланган акчаларның кайда булуы ачыклана", - дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Оператив эшләрне Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Башкортстан буенча ФСБ идарәсе хезмәткәрләре башкара.
Башкортстанның Салават шәһәрендә Россельхозбанктан акча урлау турында 27 майда билгеле булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ