Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкортстан җитәкчесе Сабантуйларда спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга тәкъдим итә

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкарыучы Радий Хәбиров Сабантуйларда алкоголь сатуны тыярга тәкъдим итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.Радий Хабиров фикеренчә, Сабан туе, төбәктә...

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкарыучы Радий Хәбиров Сабантуйларда алкоголь сатуны тыярга тәкъдим итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Радий Хабиров фикеренчә, Сабан туе, төбәктә «Соңгы кыңгырау», Яшьләр көне һәм Белем көне үткәрелгән көннәрдә ваклап сату сәүдәсендә хәмер сатуны чикләргә кирәк.
«Сабан туенда кешеләр эчеп исерергә тиеш түгел. Яшьләрнең исереп йөрүе – күңелсез күренеш. Шартлы рәвештә әйткәндә, 15 июньдә Сабан туе Күгәрчен районында үткәрелә икән, димәк, бу көнне анда алкоголь сатуны чикләргә кирәк, — дип белдергән республика хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров. — Беренче тапкыр, бәлки, ошамас та. Беренче тапкыр, бәлки, күңелсезрәк йөрерләр. Аның каравы, икенче юлы барысы да әйбәт булачак».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ