Логотип Магариф уку
Цитата:

42нче мәктәптә тәмәкегә нәфрәт тәрбиялиләр

 Башкалабыздагы 42нче гомуми урта белем мәктәбе Казандагы уку йортлары арасында дәрестән тыш төрле юнәлештәге түгәрәкләр, педагогика, медицина, җиңел сәнагать технологиясе дәресләре уздыруы белән...

 
Башкалабыздагы 42нче гомуми урта белем мәктәбе Казандагы уку йортлары арасында дәрестән тыш төрле юнәлештәге түгәрәкләр, педагогика, медицина, җиңел сәнагать технологиясе дәресләре уздыруы белән күптәннән мәгълүм. Биредә укучыларда беренче һөнәри үзбилгеләнүне ачыклау өчен, балаларны төрле һөнәрләргә башлангыч сыйныфлардан ук әзерли башлау каралган. Әйтик, сәламәтлек серләренә багышлап уздырылган медицина дәресләре мәктәптә укучылар арасында беренче сыйныфтан алып, унынчы сыйныфка кадәр иң популяр юнәлешләрдән санала икән. Бу сабакларга аеруча башлангыч сыйныф балалары теләп йөрүе ачыкланган. Без дә 29нчы сентябрьдә башлангыч сыйныфлар укытучысы Азнив Гаспарянның 3нче “Б”, 3нче “В” һәм 3нче “Г” класслары укучыларын бергә туплап, “Сәламәт “Россия – уртак максат” проекты кысаларында, “Ачы төтен серләре” дип аталган интерактив чара үткәрүен белдек. Мәктәп мохитендә сәламәт яшәү образының кыйммәтен үстерү һәм ныгытуга бәйләнгән әлеге дәрес балаларга саулыкның кадерен белергә өйрәтү, тәмәкенең кеше гомеренә куркыныч янаучы афәт булуы турында караш тәрбияләүне максат итеп куйган. Дәрес башында укучылар “Ачы төтен серләре” дигән мультфильм караганнар. Аннары мультфильмнан алган хисләрдән туган фикерләрен бергәләшеп уртаклашканнар. Тәмәке турындагы фильм балаларга никотинның зыяны турында үзе сөйләп биргән. Картина аша сабыйлар тарткан кешенең башта тешләре җимерелүен, аннары үпкәләре черүен, йөрәк-кан тамырларының зарарлануы аркасында төрле аяныч чирләр килеп чыгуын күргәннәр. Мәктәпнең яшь тәрбияләнүчеләре әлеге дәрестә саулык һәм сәламәт яшәү рәвеше турында бүгеннән кайгыртырга кирәк дигән фикергә килгәннәр. Дәрес азаганда укытучы апалары Азнив Вартановна Гаспарян нәниләргә әлеге тематика буенча буклетлар тараткан.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ