Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәйрәм линейкаларын рөхсәт итәчәкләр

Эпидемиологик иминлек ягыннан уңай районнарда 1 сентябрьдә мәктәп линейкалары үткәрергә мөмкин булачак. Бу хакта Россия мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә депа...

Эпидемиологик иминлек ягыннан уңай районнарда 1 сентябрьдә мәктәп линейкалары үткәрергә мөмкин булачак. Бу хакта Россия мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры Евгений Семченко белдергән. 
«Торак пунктта респиратор авырулар теркәлмәгән булса,  мәктәпләрдә бәйрәм  линейкасын уздырырга мөмкин. Әмма Роспотребнадзор түләүләре үтәлергә тиеш. Барлык чикләүләрне исәпкә алырга кирәк: балалар арасында 1,5 метр ара саклау, өлкәннәрнең  индивидуаль саклану чараларын күрү», - дип сөйләгән 
Исегезгә төшерәбез, июль аенда Роспотребнадзор мәктәпләр, балалар бакчалары һәм сәламәтләндерү лагерьлары өчен махсус санитар-эпидемиологик таләпләр раслады. Алар 2021 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ