Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ үткәрү вакыты яңа елга кадәр билгеләнәчәк

Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты турында карар яңа елга кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев «Инт...

Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты турында карар яңа елга кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев «Интерфакс» порталына.
"Яңа елга кадәр без бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарын кайчан үткәреләчәге турында хөкүмәт белән килешенгән карарны җиткерәчәкбез", - дип белдерде Музаев.
Музаев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 9нчы һәм 11нче сыйныфларда имтихан тапшыруны куркынычсыз рәвештә оештыру мәсьәләсе карала.
"Узган елларда 9 һәм 11 сыйныфларда имтиханнар параллель рәвештә бер вакыт аралыгында тапшырылса, хәзер без укучыларны аерым агымнарга бүлеп, имтиханнарны төрле вакытта уздырачакбыз", - диде ул.
Аның сүзләренә караганда, тапшырылачак имтиханнар саны буенча да фикер алышу бара. "Ике мәҗбүри имтиханны тапшыру төгәл билгеләнгән. Сайлау буенча ике имтихан калдырыргамы яисә берне генәме – моның турында әле карар кабул ителмәгән", - дип өстәде Анзор Музаев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ