Белем көнен 2 сентябрьгә күчермәскә тәкъдим иттеләр
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһано...
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
«Карарны белем бирү оешмасы кабул итә, әмма без киңәш бирдек. 1 сентябрь бөтен республика буенча Белем бәйрәме булырга тиеш, дип саныйбыз. Һәм иң мөһиме - ата-аналарга, балаларга, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү. Бу уку елына яхшы заряд булыр иде», - диде ТР мәгариф һәм фән министры.

Комментарийлар