Безне лимузин көтә!

Чыгарылыш кичәсе дигәнне мәктәпне генә түгел, балалар бакчасы белән хушлашучы сабыйларның да әти-әниләре дерелдәп көтә. Ялгыш язмадым. Дулкынлану, шатлык-моңсулык кебек хисләргә бирелергә җае юк аларның, чөнки китәчәк чыгымнарны уйлаудан каз тәннәре чыга торгандыр кайберәүләрнең. Арттырма инде, дияргә ашыкмагыз. Әле кияүгә чыкмаган хезмәттәшем шаккатып үз туганнарының балалары турында сөйләде. Гаилә корып, сабый алып кайту хыялыннан кире уйламасын инде дип кенә телим. Бер энесе быел мәктәпкә бара икән. Тик анысына киткән чыгымнар белән соңрак кызыксынырбыз, аңарчы әле гомергә истә калырлык итеп бакча белән хушлашасы бар бит. Чыгарылыш кичәсенә нәниләрнең әти-әниләре 25әр мең сум акча җыешкан! Мәгълүм сәбәпләр аркасында, кайсы шәһәр турында сүз баруын әйтү кирәкмәс. Бакчага яңа пластик тәрәзәләр куйдыру, бүләккә кыйбатлы тузан суырткычы алу, һәр тәрбиячегә конвертка 5әр меңлек акча салу, соңыннан кафега бару, алтын төсендәге лимузинда шәһәр буенча йөрү… «Әстәгәфирулла» дияр өчен, шуларны санау җитеп торырмы? Дөрес, акчаң булса, ничек кылансаң да була анысы, хәзер тулы ирек, хезмәт күрсәтү өлкәсе дә алга китте. Тик мәсьәләнең башка ягы да бар бит, миңа калса. Бала өчен нигә кирәк бу купшылык? Көннәрдән беркөнне ата-ананың әлеге купшылыкка мөмкинлеге чикләнсә, бала аларны аңлап, хәлләренә керерме, «гадәти, башкаларча» тормышка ияләшә алырмы?
Дөрес, һәркем ярата баласын. Тик бу яратуны акчага күчерә башласак, шушы ук бакчада баласын алтын лимузинга утыртырга мөмкинлеге булмаган ата-ана сабыен азрак ярата булып чыгамыни? Болай да барлык рухи кыйммәтләрне акча бизмәне белән үлчәргә өйрәнеп киләбез бит. Безгә телевизор да, социаль челтәрләр, интернеттагы һәр чыганак та бик оста итеп, тәмләп сеңдерә моны. Кыйммәтле машина рекламасын гына карагыз. Нинди бәхетле гаилә. Машинага кирәк-яракны төяп, гаиләләре белән табигатькә чыгып китәләр. Бәхетле йөзләр, шат елмаюлар. Бары шундый машина алсаң гына, бәхетле гаилә саналасың дигәнне сеңдерә нечкә психолог булган реклама җитештерүчеләр. Өлкәннәр дә кызыга, ә баланың ныгымаган психикасы – бигрәк тә. Безнең мондый машина юк, димәк, бәхете гаилә дә юк дигән параллель дә үткәреп куярга да мөмкин әле ул.
Хәер сүзем читкә китте. Балалар бакчаларындагы чыгарылыш кичәләренә ничек әзерләнәләр икән дип, таныш-белеш әниләрнең дә кылын тартып карадым.

Баласын Казан шәһәренең гап-гади бер бакчасына йөрүче Гөлүсә ханым белән сөйләшәм. «Һәр бала өчен бишәр мең сум акча җыештык. Бәйрәмне бизәр өчен шарларга заказ бирдек, һәр тәрбиячегә матур букет һәм бүләк итеп берәр кибеткә кечкенә суммага гына сертификат бирергә җыенабыз. Әле балаларга да бүләк итеп канцелярия кирәк-яраклары тутырылган пакет әзерләдек. Табын әзерлисе юк, бакчада болай да бәйрәм саен өчпочмак, пилмән кебек ризыклар белән балаларны ел буе сыйлап торалар, чыгарылышка да тәмнүшкәләр вәгъдә итә пешекче апалары. Бәйрәмнән соң күпләр өйләренә таралабыз ди, дәвам итәргә теләүче 6-7 әни FAN24 күңел ачу үзәгенә барырга килештек. Бернинди дә купшылык юк, заманына күрә гадәти бәйрәм инде. Төп бәйрәм балалар өчен бакчада булырга, алар анда үзләре катнашырга, җырларга-биергә тиеш, минемчә. Ә каядыр барып, кыйбатлы кафеларда утыру бала өчен мөһим түгел, ул әти-әниләргә кирәк. Узган ел күршеләрем шулай чыгарылыштан соң балалары белән кафега барып, әти-әниләрнең исерешеп бетүен күреп, шаккатып кайтканнар иде. Балалар бәйрәме булсын иде ул чыгарылыш».
Кызым бер ел буе авылдагы бакчага йөреп алган иде. Төрле яшьтәге 7-8 генә бала йөрсәләр дә, аннан соң Казандагы менә дигән бакчаны тәмамласа да, авылдагы шул бер елны һаман бик яратып искә ала. Бик рәхәт, өйдәге кебек иде анда ди. Чыгарылыш бәйрәмен дә хәтерлим. Бары мәктәптә балалар, әти-әниләр катнашында бик җылы итеп бәйрәм оештырылган иде, чәй өстәле әзерләнде. Авылда алай зур чыгымнар тоту каралмаган.
Шунысы кызык, бала хәтерендә шәһәрдәге кафелы «текә» чыгарылыш түгел, ә нәкъ менә шул гади авыл бакчасындагы гап-гади бер бәйрәм уелып калган бит!
Бала өчен тырышабыз, лимузиннар, аниматорлар яллап, күңелләрен күрәбез дип план корабыз да бит, сабыйның хәтеренә кайсы мизгел уелып каласын гына алдан белергә кодрәтебездән килми.

Ләйсән НИЗАМОВА

Добавить комментарий