Логотип Магариф уку
Цитата:

«Безнең җыр» гала-концертына рәхим итегез!

Гүзәл Сәгыйтова дигән талантлы кызыбыз җан өргән «Калеб» яңа буын җыены җиде ел яшәү дәверендә яшьләребез күңелендә милли сәнгатебезгә мәхәббәт уятуда никадәр яңа яҗади идеяләргә нигез салды. Милли ру...

Гүзәл Сәгыйтова дигән талантлы кызыбыз җан өргән «Калеб» яңа буын җыены җиде ел яшәү дәверендә яшьләребез күңелендә милли сәнгатебезгә мәхәббәт уятуда никадәр яңа яҗади идеяләргә нигез салды. Милли рухлы иҗат кешеләре нәкъ шулай булырга тиеш тә! Һәм менә аларның тагын бер үзенчәлекле проекты – яңа чорның яңа җырларыннан торырга тиеш булган «Безнең җыр» иҗат лабораториясе. Аның максаты – сәнгатебезнең төрле өлкәләрендә эшләүче яшьләргә уртак иҗади мохит булдыру, яңа әсәрләр иҗат итү һәм милли җыр сәнгатебезне тулыландыру. Әлеге лаборатория дүрт этапта үтте. Шул чорда язылган 32 җырдан экспертлар тарафыннан ярымфинал этабында 19 җыр сайлап алынды. 20 нче җыр intertat.ru сайтында тавыш бирү юлы белән сайлап алынды. Һәм җыр яратучы тамашашыларыбыз өчен дә, әлеге конкурста катнашып, иң яхшы 20 яңа җырга җан өргән шагыйрьләребез,композиторларыбыз һәм бу җырларны халыкка җиткерәчәк артистларыбыз өчен дә җитди имтихан, шул ук вакытта зарыгып көтеп алынган ҖЫР БӘЙРӘМЕ! 1 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залында өр-яңа 20 җырдан торган «Безнең җыр» гала-концерты булачак. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланачак. Үзләре өчен махсус язылган җырларны Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Артур Исламов һ. б. кебек халкыбыз күңелен яулаган җырчы-сандугачларыбыз башкарачак.
«Безнең җыр» гала-концерты тагын нинди сюрпризлар әзерли? Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Очрашуда «Калеб» җыены җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова, композитор Зөлфәт Вәлиуллин, җырчы Илүзә Хуҗина, шагыйрә Гөлүсә Батталова экспертлар буларак катнашты.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ