Логотип Магариф уку
Цитата:

Блогерлар катнашындагы тәүге сайлау

Ел да уза торган сайлау кампанияләре бер-берсеннән әлләни аерылмый да кебек. Тик бүген уза торганында үзгә яңалык бар: быелгысында, күзәтүчеләр белән беррәттән, беренче тапкыр буларак блогерлар катнаш...

Ел да уза торган сайлау кампанияләре бер-берсеннән әлләни аерылмый да кебек. Тик бүген уза торганында үзгә яңалык бар: быелгысында, күзәтүчеләр белән беррәттән, беренче тапкыр буларак блогерлар катнаша. Алары инде сайлау барышын кайда нинди чатанлык килеп чыгар да шуны теркәп алырмын дип кенә көтеп утырмый. Алар тавыш бирергә килгән сайлаучылар өчен психолог та, киңәшче дә, күңелләргә илһам өстәүче дә.
«Блогерлар булганга күрә, сайлауларның хәтта романтик рухта бара алуына да шаһит булдык. Блогер егет-кызларыбыз хис-кичерешләре белән уртаклаша, моңа безнең дә кәеф күтәрелде», – дип белдерде Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. Аның фикерен раслагандай журналистлар белән очрашуга спикерлар итеп алып килгән блогерлар Алинә Гыймалтдинова,Руслан Мәҗитов, Камилә Хафизовалар брифингта ясаган чыгышлары, үз-үзләрен тотышлары белән киләчәктә әле үзләрен сәясәт мәйданында да күрсәтәчәкләренә өмет уяттылар.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ