Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллы мәктәбендә башкорт телен өйрәтәчәкләр

Чаллының 11 нче мәктәбендә башкорт телен өйрәтү сыйныфы  барлыкка киләчәк дип хәбәр итә «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы. Мәктәп директоры Елена Мосолкова сүзләренчә, әлеге мәктәп Башкортстан һә...

Чаллының 11 нче мәктәбендә башкорт телен өйрәтү сыйныфы  барлыкка киләчәк дип хәбәр итә «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы. Мәктәп директоры Елена Мосолкова сүзләренчә, әлеге мәктәп Башкортстан һәм Татарстан хөкүмәтләре арасында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында нигез буларак билгеләнгән. Нәкъ менә әлеге уку йортын сайлау очраклы гына түгел. «Мәктәпнең башкорт телен укыту тәҗрибәсе шактый. 2004 елдан 2010 елга кадәр укучылар [башкорт] телен өйрәнгән сыйныф булды. 2019 елда аны яңартырга карар кылган идек, тик пандемия аркасында кичектереп торырга туры килде. Бүген мәктәп туган тел һәм әдәбият фәне кысаларында башкорт телен өйрәнү буенча беренче сыйныфка сайлап алу турында игълан итте. Әлеге программа буенча сыйныф яңа уку елыннан башлана», – дип сөйләде Мосолкова.
Мәктәптә башкорт теленә өйрәтү өчен шартлар бар. «Бездә сыйныф рәсмиләштерелгән. Штатта көчле укытучы бар: Айгөл Вәлигутдинова. Ике югары белемле, шуларның берсе „башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча. Аның милли мәктәптә эшләү тәҗрибәсе бар», – дип билгеләп үтте мәгариф учреждениесе җитәкчесе.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Чыганак: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ