Логотип Магариф уку
Цитата:

Чынлыкта, Татарстанда путевка алучыларның барысы да хаҗга бара алмады

«Татарстаннан быел 1800 мөселман хаҗга барып исән-сау әйләнеп кайтты», - диде ТР Диния нәзарәтенең хаҗ программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, «Татар-информ» агентлыгының матбугат очрашуында.Соңгы...

«Татарстаннан быел 1800 мөселман хаҗга барып исән-сау әйләнеп кайтты», - диде ТР Диния нәзарәтенең хаҗ программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, «Татар-информ» агентлыгының матбугат очрашуында.


Соңгы елларда Согыд Гарәбстанына хаҗга бару өчен Татарстан мөфтиятенә ел саен 1800 квота бирелә. Димәк, квота тулысынча кулланылган. Барысы да тәртиптә сыман. Әмма быел республикабыздан хаҗ сәфәренә бара алмаучылар да булды. Сәбәп нәрсәдә?


1800 мөселман хаҗга барып кайтты дигәндә, Ранис хәзрәт «ДУМ РТ хаҗ» туркомпаниясен күздә тотып әйтте. Әле республикабызда башка компанияләр һәм хаҗ операторлары да бар.


Быел, мәгълүм булганча, «Хаҗ фонд» операторлары путевка сатып алган барлык мөселманнарны да хаҗга җибәрә алмады. Сәбәбе - квота булмау да. Сүз уңаеннан, «Хаҗ фонд» операторлары әйтүенчә, алар үз өсләреннән җаваплылыкны төшермибез:  «йә киләсе елга баралар, йә ел дәвамында акчалары кире кайтарылачак», - диләр.


Ничек кенә булса да, изге сәфәргә җыенган кешеләр өчен бераз күңелсез, ә бу хәлләрне күзәтеп торучылар өчен – аңлашылмый торган хәлләр болар...


Шунысын да әйтик, әлбәттә, матбугат очрашуында гына ачыклык кертеп бетерә торган мәсьәлә дә түгел бу. Шуңа «Сәбәп нәрсәдә?» дигән сорау әлегә ачык кала.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ