«Туган тел» олимпиадасы

НИГЕЗЛӘМӘ

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. «Туган тел олимпиадасы» бәйгесе (алга таба – Бәйге) «Гаилә һәм мәктәп» журналын укучылар арасында татар теле һәм әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә ярдәм итү өчен өстәмә шартлар тудыру, татар телен өйрәнү һәм белем дәрәҗәсен камилләштерү, татар мәдәниятенә һәм тарихына карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан уздырыла.

1.2. Бәйгенең максаты: бәйгедә катнашу аша татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынган, аны өйрәнергә омтылган укучыларны ачыклау.

1.3. Бәйгенең бурычлары: мәктәптә укучыларның татар теле һәм әдәбиятына карата кызыксынуын арттыру; әдәби белемле, татар теле һәм әдәбиятын, Татарстан һәм татар халкын, аның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм сәнгатен белгән сәләтле укучылар һәм студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; үсеп килүче буында милли мәдәниятнең мөһим бер өлеше буларак татар әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбияләү; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү; татар теленә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

1.4. Олимпиаданы оештыручылар – Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе.

2. Бәйгедә катнашучылар һәм бәйгедә катнашу тәртибе

2.1. Олимпиадада Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендәге гомуми белем бирү уку йортларының 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

2.2. Район һәм мәктәпләрдән Бәйгедә катнашучыларның саны чикләнми.

2.3. Катнашучылар өчен мәҗбүри таләп: җаваплар белән бергә 2020 елның 1 нче яртыеллыгына «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен дә җибәрергә кирәк.

2.4. Бәйгедә катнашу өчен җавапларны күрсәтелгән вакытка кадәр (сорауларга җавап җибәрү вакыты журналда күрсәтелеп барачак) gaila-mektep@mail.ru электрон адресы буенча яки почта аша «Туган тел» олимпиадасы» тамгасы белән 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, а/т 47 адресына җибәрергә кирәк.

2.5. Бәйгегә тәкъдим ителгән җаваплар оештыру комитеты тарафыннан тикшерелә. Бәхәсле очраклар килеп чыкса, эш бәйгене оештыручылардан тупланган экспертлар шурасы тарафыннан каралачак.

3. Бүләкләү тәртибе

3.1. Бәйге өч турдан торачак. Нәтиҗәдә иң күп балл җыючыларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак. Һәр катнашучыга электрон сертификат юлланачак.

3.2. Бәйге нәтиҗәләре «Гаилә һәм мәктәп» журналы битләрендә һәм http://magarif-uku.ru/ сайтында игълан ителәчәк.

3.3. Оештыручылар җиңүчеләрне тәбрикләү өчен бүләкләрне үзе сайларга хокуклы. Бүләкләү тантанасы хакында җиңүчеләргә шәхсән хәбәр ителәчәк.

 

Кушымта

«Туган тел олимпиадасы»

бәйгесендә катнашуга гариза

(бер мәртәбә тутырыла)

Катнашучының фамилиясе _________________________________________

Исеме_____________________________________________________________

Атасының исеме____________________________________________________

Туган көне_________________________________________________________

Яшәү урыны _______________________________________________________

__________________________________________________________________

Уку йорты_________________________________________________________

Элемтә өчен телефон номеры_________________________________________

Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, атасының исеме, вазыйфасы______________

__________________________________________________________________

Бәйгегә эшен җибәргән кызым/улым __________________________________________________________________

Турында мәгълүматны «Гаилә һәм мәктәп» журналы битләрендә һәм шулай ук редакция исеменнән башка матбугат чараларында бастырырга ризалыгымны бирәм.

_________ /______________/ _________________

имза фамилия дата

Категория: