«Әниемне ясыйм» рәсемнәр бәйгесе

НИГЕЗЛӘМӘ

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Оештыручы:

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары редакциясе

1.2. Бәйгенең максаты – балаларны рухи яктан бай, социаль актив иҗади шәхес тәрбияләүдә ярдәм итү, гаилә кыйммәтләрен саклау.

1.3. Бәйгенең бурычлары

— гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр урнашуга йогынты ясау;

— иҗат аша укучыларны мәдәни-агарту эшчәнлегенә җәлеп итү.

2. Бәйгедә катнашучылар һәм катнашу тәртибе

2.1. Бәйгедә РФ территориясендә яшәүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары катнаша ала. Конкурска килгән эшләр magarif-uku.ru сайтына эленәчәк. Иң күп тавыш җыйган өч җиңүче билгеләнәчәк.

Редакция карары белән шулай ук өстәмә, махсус һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылырга мөмкин.

2.2. Бәйгедә катнашу ирекле.

2.3. Район, мәктәпләрдән катнашучылар саны чикләнмәгән.

3. Үткәрү тәртибе

3.1. Беренче этап – эшләрне кабул итү: 2020 елның 10 февраленә кадәр;

Икенче этап – катнашучылар өчен сайтта тавыш бирү: 2020 елның 25 февраленә кадәр.

Өченче этап – җиңүчеләрне бүләкләү.

Нәтиҗәләр һәм җиңүче рәсемнәр «Гаилә һәм мәктәп» журналының март санында басылып чыгачак.

4. Эшләргә таләпләр

4.1. Бәйгегә килгән эшләрдә фотога карап әниләрнең портреты ясалырга тиеш.

4.2. Рәсемнәр – А4 һәм А3 форматында, төрле техникада (тушь, гуашь, акварель, пастель, катнаш техникалар) башкарылырга мөмкин.

4.3. Эшләр бары тик әлеге Нигезләмә кушымтасындагы гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының басма вариантына яисә электрон версиясенә 2020 елның беренче яртыеллыгына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә генә кабул ителә.

4.4. Эшләр төрлечә кабул ителә: редакциягә дә китерергә (Декабристов урамы, 2 йорт, 7 кат), gaila-mektep@mail.ru электрон адресына скан-вариантын да юлларга мөмкин.

4.5. Оештыручылар Бәйгегә килгән рәсемнәрне һәм эшләнмәләрне, авторын күрсәтеп, редакция эшчәнлеген пропагандалау максатында, magarif-uku.ru сайтларында, «Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары битләрендә, шулай ук башка матбугат чараларында иллюстрация рәвешендә кулланырга хокуклы.

5. Җиңүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү

5.1. Конкурска килгән эшләр magarif-uku.ru сайтында тавыш бирү тәртибе белән ачыкланачак.

5.2. Бәйгедә катнашучы һәр балага «Катнашучы сертификаты», ә җиңүчеләргә исә диплом белән бергә Г.Камал театрына билетлар тапшырылачак.

6. Бәйге белән идарә итү

6.1. Бәйге белән Оештыручы идарә итә.

6.2. Оештыручы эшләрне туплый, бәйгенең үткәрү вакытын, урынын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.

6.3. Оештыручы Бәйгегә башка оешмаларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм иганәчеләрне җәлеп итәргә хокуклы.

6.4. Бәйге этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Гаилә һәм мәктәп» журналында яки magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.

6.5. Бәйге этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.

Анкета