«Авыл укытучысы – 2021» конкурсы

НИГЕЗЛӘМӘ

«Авыл укытучысы – 2021» конкурсы (алга таба – Конкурс) үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе, Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы   башкарма комитеты (алга таба – Оештыручы) тарафыннан оештырыла.

Әлеге Нигезләмә өлешчә «Мәгариф» журналының 2021 елгы февраль санында басылып чыкты һәм  magarif-uku.ru  сайтында тулысынча  урнаштырыла.

КОНКУРСНЫҢ МАКСАТЛАРЫ

– Татарстан Республикасы районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә юга­ры милли һәм иҗтимагый үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында югары абруйга ирешкән укытучыларны ачыклау;

– иҗади һәм инновацион укыту алымнарын кулланучы мәгариф хезмәткәрләрен таныту, аларның эшләрен җәмәгатьчелек тара­фыннан хуплау;

– милли мәгарифтәге актуаль мәсьәләләрне күтәрү;

– «Мәгариф» журналының абүнәчеләрен арттыру.

 

  1. КОНКУРСТА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ

1.1. Конкурста Татарстан һәм Россия төбәкләренең район үзәкләрендә, бистәләрдә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмала­рының педагогик хезмәткәрләре (алга таба – Катнашучылар) катнаша ала.

1.2. Конкурста катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.

1.3. Районнардан, мәктәпләрдән Конкурста катнашучылар саны чикләнми.

1.4. Катнашучының яше, квалификация категориясе буенча чикләүләр юк.

1.5. Конкурс эшләре татар, рус яки инглиз телендә тәкъдим ителә ала.

1.6. «Авыл укытучысы – 2021» конкурсында катнашучының «Мәгариф» һәм дә «Гаилә һәм мәктәп» журналларына (2021 елның икенче яртысына) язылган булуы шарт (комплектның каталогтагы индексы – П2433).

  1. КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ

2.1. Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләр­гә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, конкурс 3 этапта уздырыла.

I этап – 2021 елның 1 нче мартыннан  31 нче майга кадәр. (1–30 нче июнь – килгән эшләрне сайтка урнаштырып бетерү, Беренче этапка нәтиҗәләр ясау.)

II этап – 2021 елның 1 нче июленнән 10 нче августына кадәр.

III этап – 2021 елның сентябрендә уздырыла. (Төгәл дата өстәмә хәбәр ителәчәк).

 

2.2. I этапта катнашу тәртибе.

I этапта бәйгедә катнашучылар редакция тәкъдим иткән (2.3.1 пунктында)  

 темага эссе язып җибәрергә тиеш.

2.2.2. Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына

(e-mail: awil2020@mail.ru) 31 нче майның 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Авыл укытучысы – 2021» конкурсына» дип искәртергә кирәк.

2.2.3. Катнашучының «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары комплектына 2021 елның икенче яртысына язылганлыгын раславы сорала. П2433 индексы буенча басма вариантка язылган очрак­та, бәйгедә катнашучының почта квитанциясе күчер­мәсен (фотога төшергән яки башка ксерокопиясен) җибәрүе шарт.

2.2.4. Язмага таләпләр:

– язмага башисемне (заголовок) автор, язмасындагы төп фикерләрен күздә тотып, мөстәкыйль куя. Башисем әлеге Нигезләмәнең 2.2 пунктында күрсәтелгән теманы чагылды­рырга тиеш. Язманы бастыру өчен әзерлә­гәндә, Оештыручы башисемне авторы белән килештермичә үзгәртергә хокуклы;

– язма белән бергә авторның фамили­ясе, исеме, әтисенең исеме; шәхси телефон номеры; эш урыны һәм башкарган вазифа­сы; педагог буларак эш стажы күрсәтелергә; авторның фотосы jpeg форматында аерым файл итеп (текст файлы эченә куймаска!) җибәрелер­гә тиеш (фотоның күләме – 300 Кбтан алып 1 Мбка кадәр);

– текст компьютерда Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, 1,5 юлара интервал белән җыелган булырга һәм күләме  3 биттән дә артмаска тиеш; күләме арткан очракта ре­дакция, автор белән килештермичә, язмасын кыскартырга яки кире борырга хокуклы.

2.2.5. Язманың эчтәлеген бәяләүдә критерийлар:

– үзәккә алынган проблеманы республикадагы бүгенге мәгариф сәясәте югарылыгыннан, заманча күзлектән карап чагылдыру;

– авыл укытучысы образын үзәккә кую, авыл мәктәбенең бүгенге чынбарлыгын яхшы аңлау;

– проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына үз карашың булу, фикер тирәнлеге;

– әдәби тел нормаларының үтәлүе, грамо­талылык;

– оригинальлек, плагиаттан азат булу, иҗадилык.

2.2.6. Конкурс таләпләренә җавап биргән язмалар   www.magarifuku.ru   сайтында урын ала, шулай ук «Мәгариф», «Мәгариф. Татар теле» журналларында публи­кация буларак чыгарылырга мөмкин. Язма www.magarif-uku.ru, Магариф.РФ сайтларында басылып чыгу белән, аның авторы конкурста Катнашучы статусына һәм әлеге Нигезләмәнең 2.2.10 пунктында күрсәтелгән тәртиптә Сертификат алу хокукына ия була.

2.2.7. Плагиат дип табылган, шулай ук әлеге Нигезләмә таләпләренә җавап бирми торган язмалар Конкурска кабул ителми, сайтка урнаштырылмый. Язманы җибәрүче, чит автор хокукларын бозган өчен, закон каршындагы җаваплылыкны тулысы белән үз өстенә ала.

2.2.8. Конкурска язмасын һәм фотосын җибәрүе белән Катнашучы үз материалын һәм фотосын бастырып чыгаруга, интернет-ресурсларга урнаштыруга ризалык бирә (язма 2021 елның 31 нче маена кадәр килсә дә, Интер­нет-сайтка, тикшерү узгач, соңрак та эленергә мөмкин); Катнашучы интернет-ресурсларда яз­масына карата закон кысаларына сыя торган фикер алышуга каршылык күрсәтмәскә, Интер­нетта фикер алышуларда әдәплелек, һөнәри этика сакларга һәм закон нормаларын үтәргә бурычлы.

2.2.9. Тиешле срокларда һәм тиешле таләпләргә туры китереп җибәрелгән язмалар ара­сыннан Оештыручы конкурсның II этабына 30 (утыз) эшне сайлап ала, алар турында мәгълүматны «Мәгариф» журналының август (№ 8, 2020 ел) санында урнаштыра һәм шунда ук II этап башлануын игълан итә.

2.2.10. Конкурста катнашу турында Сертификат алу тәртибе:

2.2.10.1. «Авыл укытучысы – 2021» бәйгесендә катнашу турында сертификат, Катнашучының теләгенә карап, басма яки элек­трон форматта эшләнә. Басма сертификатка редакция мөһере һәм баш мөхәррир имзасы куела, иясенең почта адресына җибәрелә яки үзенә (вәкиленә) шәхсән тапшырыла. «Авыл укы­тучысы–2021» бәйгесендә катнашу турында электрон сертификатта конкурсның электрон тамгасы куела, иясенең электрон адресына җибәрелә.

2.2.10.2. Катнашучы Сертификат ясау чыгымнарын үзе каплый. Авторга почта аша җибәрелгән очракта басма Сертифи­катның бәясе – 400 сум (редакциядән килеп алганда), почта аша җибәргән очракта 450 сумны тәшкил итә. Тиешле сумма редакциядә, банк яки мagarif-uku.ru сайты аша түләнә: басма сер­тификатка түләү өчен  сылтама: http://magarif-uku.ru /tt/contest/avyl-ukytuchysy-2021-konkursy/ сайтында. Түләү килеп ирешкәч тә, оештыручы сертификатны әзерли һәм катнашучыга җибәрә.

2.2.10.3. Сертификат алу ирекле. Катнашучы­ның сертификат алырга теләве яки теләмәве авторның эше белән бергә җибәрелгән гари­засында белдерелә (Нигезләмәгә Кушымта).

2.2.10.4. Әлеге Нигезләмәнең барлык таләпләренә җавап биргән язма авторы, үзенең мәкаләсе magarif-uku.ru сайтында басылып чыккач та, ягъни беренче этап нәтиҗәләрен көтмичә, түләүле нигездә басма яки электрон Сертифи­кат алырга хокуклы.      

         2.3. Конкурсның II этабын уздыру тәртибе

Конкурсның II этабы катнашучы­ларның педагогик һәм методик-оештыру осталыгын ачыклау максатыннан уздырыла. Анда I этап­та җиңгән 30 педагог катнаша. Алар Нигезләмәнең 2.3.1 пунктында тәкъдим ителгән темаларның берсенә дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлекнең тулы конспектын язып җибәрергә тиеш. Чарага башисемне автор, эчтәлектән чыгып, мөстәкыйль куя. Дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлек эшкәртмәсен публикация итеп әзерлә­гәндә, Оештыручы башисемне авторы белән килештермичә үзгәртергә хокуклы.

2.3.1. Темалар:

  1. Милли тел – милләт җаны.
  2. Татарлар галәмне өйрәнә.
  3. Бөек затларга күләгә төшми.
  4. Тукай теле сагында.
  5. Гомәр Бәширов – туган як сакчысы.
  6. Рафаэль Мостафин иҗатында җәлилчеләр.
  7. Пәйгамбәргә тиң шагыйрь.
  8. Рөстәм Яхин – татарның мәшһүр композиторы.
  9. Сибгат Хәким – халык күңеле хәкиме.
  10. Татарстанның иң уникаль табигать һәйкәле.
  11. Күренекле татар мөгаллиме.
  12. Н.А.Некрасов  и современность.

(к 200-летию  со дня рождения писателя).

  1. Наследие писателя-историка Н.М.Карамзина

 (к 255-летию со дня рождения писателя)

  1. Русский литературный критик В.Г.Белинский

       (к 210-летию со дня рождения песателя).

 

2.3.2. II этапка җибәрелгән эшләргә таләпләр «Мәгариф» журналы ре­дакциясенең мәкалә авторларына таләпләр белән тәңгәл (http://magarifuku.ru/rules/). II этап эшләренә өстәмә таләпләр һәм бәяләү критерийлары «Мәгариф» журналының август санында (№8,2021ел) һәм magarif-uku.ru сай­тында тәкъдим ителәчәк.

2.3.2. II этапка килгән эшләрне бәяләүгә Оештыручы «Мәгариф» журналы редколлегиясе әгъзаларын һәм башка белгечләрне җәлеп итә ала.

2.3.3. Редакция тарафыннан иң югары бәяләнгән 10 эшнең авторы «Мәгариф» журналының 9 нчы санында игълан ителә һәм III этап уздырылыр алдыннан тәҗрибә өчен, түләүсез «Осталык дәресе»нә һәм заманча мәгариф объектына экскурсиягә чакырылырга мөмкин.

2.4. III этап – ачык дәресләр уздыру тәртибе.

III этап – ачык дәресләр ярышы   икенче этап җиңүчеләре (алга таба – Номинантлар) арасында, аларның үзе укыткан предмет бу­енча һөнәри әзерлеген, педагогик осталыгын, ФДББС таләпләрен белүләрен һәм аудитория белән эшләү сәләтен ачыклау максатында, түбәндәге тәртиптә үткәрелә:

2.4.1. III этапка чыккан Номинантлар исем­леге magarif-uku.ru сайтында игълан ителә. Шун­да ук III этапны (ачык дәресләрне) уздыру урыны һәм көне хәбәр ителә.

2.4.2. III этапка чыккан Номинантлар үз предметлары буенча ачык дәрес тәкъдим итә. Ачык дәрес форматы: жюрины укыткан предметның әһәмияте, аны укытуда кулланыл­ган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм казанышлар белән таныштыру.

2.4.3. Номинантларның эшен бәяләүгә ком­петентлы жюри җәлеп ителә. Номинантларның эшләренә объектив һәм тулы бәя бирү мак­сатында жюри составына мәгариф өлкәсендә эшләүче башка белгечләр кертелергә мөмкин. Жюри җиңүчеләрне укыткан предметның әһәмияте, аны укытуда кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм казанышлар белән таныштыру критерийләре буенча билгели.

2.4.4. Жюри, ачык дәресләрне бәяләп, шул ук көнне абсолют җиңүчене, 2 нче һәм 3 нче урын алучыларны, 7 төрле номинациядә җиңү­челәрне игълан итә.

2.4.5. III этапта катнашырга килгәндә, коман­дировка чыгымнарын Номинант үз хисабына каплый.

III. КОНКУРС БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ

3.1. Конкурс белән Оештыручы идарә итә.

3.2. Оештыручы жюрины туплый, конкурс­ның төрле этапларын үткәрү вакытын, уры­нын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.

3.3. Оештыручы конкурска башка оеш­маларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм спонсорларны җәлеп итәргә хокуклы.

3.4. Конкурс этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Мәгариф» журналында яки www. magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.

3.5. Конкурс этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чы­гып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.

  1. БҮЛӘКЛӘҮ

4.1.Бәйгенең нәтиҗәләре «Мәгариф» журналының октябрь санында игълан ителә.

4.2.Конкурсның II этабында катнашучылар эшләгән мәктәп җитәкчеләренә «Мәга­риф» журналы редакциясенең Рәхмәт хатлары җибәрелә.

4.3.Конкурста I – III дәрәҗә Дипломга ия булучыларга Конкурсның иганәчесеннән акчалата бүләкләр бирелә.

4.4. Конкурсның III этабында төрле номинацияләрдә җиңгән катнашучыларга Грамоталар һәм редакциядән акчалата бүләкләр тапшырыла.

«Авыл укытучысы – 2021» бәйгесе турында өстәмә мәгълүмат белән «Мәга­риф» журналы редакциясендә (Казан, Декабристлар ур., 2 нче йорт), magarif-uku.ru сайтында, журналның vk.com,  facebook.com  челтәрләрендәге журнал сәхифәләрендә танышырга була.