«Минем Татарстаным»

НИГЕЗЛӘМӘ

«Минем Татарстаным» ТАССР га 100 ел тулу уңаеннан оештырылган рәсемнәр бәйгесе

1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Оештыручылар:
— Бөтендөнья татар конгрессы;
— «Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары редакциясе.
1.2. Бәйгенең максаты – балаларны рухи яктан бай, социаль актив иҗади шәхес тәрбияләүдә ярдәм итү, туган илеңә мәхәббәт тәрбияләү.

1.3. Бәйгенең бурычлары
– Татарстан тарихын өйрәнүгә, эзләнүләргә этәрү;
– иҗат аша укучыларны мәдәни-агарту эшчәнлегенә җәлеп итү.

2. Бәйгедә катнашучылар һәм катнашу тәртибе
2.1. Бәйгедә РФ территориясендә яшәүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары катнаша ала. Һәр яшь категориясендә өчәр җиңүче сайлана. Җиңүчеләр түбәндәге бүленеш (номинация) буенча билгеләнәчәк:
– 4-6 яшьлекләр;
– 7-9 яшьлекләр;
– 10-12 яшьлекләр;
– сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар;
– сәнгать мәктәпләрендә укучылар.
2.2. Бәйгедә катнашу ирекле.
2.3. Район, мәктәпләрдән катнашучылар саны чикләнмәгән.
3. Үткәрү тәртибе
3.1. Беренче этап – эшләрне кабул итү: 2020 елның 15 августына кадәр;
Икенче этап – җиңүчеләрне билгеләү.
Өченче этап – җиңүчеләрне бүләкләү.
Нәтиҗәләр «Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь санында басылып чыгачак.
4. Эшләргә таләпләр
4.1. Бәйгегә килгән эшләр Татарстан республикасының тарихына, күренекле урыннарына, ТАССР чорындагы истәлекле вакыйгаларга багышланган булырга тиеш.
4.2. Рәсемнәр – А4 яки А3 форматында төрле жанрда һәм техникада (тушь, гуашь, акварель, пастель, компьютер графикасы, катнаш техникалар) башкарылырга мөмкин.
4.3. Эшләр бары тик әлеге Нигезләмә кушымтасындагы гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп»нең басма вариантына 2020 елның икенче яртыеллыгына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән кабул ителә.
4.4. Оештыручылар Бәйгегә килгән рәсемнәрнең авторын күрсәтеп, редакция эшчәнлеген пропагандалау максатында, magarif-uku.ru сайтларында, «Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары битләрендә, шулай ук башка матбугат чараларында иллюстрация рәвешендә кулланырга хокуклы.

5. Җиңүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү
5.1. Эшләргә махсус төзелгән жюри комиссиясе бәя бирәчәк.
5.2. Бәйгедә катнашучы һәр балага «Катнашучы сертификаты», ә җиңүчеләргә исә диплом белән бергә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
6. Бәйге белән идарә итү
6.1. Бәйге белән Оештыручы идарә итә.
6.2. Оештыручы жюрины туплый, бәйгенең үткәрү вакытын, уры¬нын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.
6.3. Оештыручы Бәйгегә башка оешмаларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм иганәчеләрне җәлеп итәргә хокуклы.
6.4. Бәйге этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Гаилә һәм мәктәп» журналында һәм (яки) magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.

6.5. Бәйге этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.

КУШЫМТА