«Нефтьченең бер көне» — 2021

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле, «Нефтьченең бер көне» конкурсын үткәрү вакыты үзгәрде. Аны уздыру сроклары турында әлеге Нигезләмәнең 3 нче пунктыннан укыгыз.

«Нефтьченең бер көне» (рәсемнәр һәм хикәяләр бәйгесе)

НИГЕЗЛӘМӘ

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Оештыручылар:

— «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе

— «Татнефть» АҖ

1.2. Бәйгенең максаты:

– Укучыларның «Гаилә һәм мәктәп» журналына булган кызыксынуларын саклап калу, журналның танылганлыгын үстерү.

– Нефть тармагында тир түгүче һөнәр ияләре мисалында табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

1.3. Бәйгенең бурычлары

— укучыларның иҗат эшчәнлеген активлаштыру;

— «Татнефть» АҖ тармагында эшли торган кара алтын табучылар хезмәтенә игътибарны арттыру;

— кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнешен ассызыклау, балалар күңелендә әйләнә-тирәгә карата гуманлы караш, туган ягына хөрмәт тәрбияләү.

2. Бәйгедә катнашучылар һәм катнашу тәртибе

2.1. Бәйгедә РФ территориясендә яшәүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары катнаша ала. Җиңүчеләр түбәндәге бүленеш буенча билгеләнәчәк:

— мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары (5-10 яшьлекләр)

— урта мәктәп укучылары (10-15 яшьлекләр),

— югары класс укучылары (15-18 яшьлекләр),

— сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар.

2.2 Бәйге номинацияләре:

– «Иң яхшы рәсем»;

– «Иң яхшы инша».

2.3 «Гаилә һәм мәктәп» журналына 2021 елның беренче яртыеллыгына язылу.

2.4. Бәйгедә катнашу ирекле.

2.5. Район, мәктәпләрдән катнашучылар саны чикләнмәгән.

3. Үткәрү тәртибе

3.1. Эшләрне кабул итү: 2020 елның 10 декабреннан 2021 елның 10 мартына кадәр;

Җиңүчеләрне билгеләү – 2021 елның 20 мартына кадәр.

Бүләкләү тантанасы – 2021 елның 10 апрелена кадәр.

Нәтиҗәләр «Гаилә һәм мәктәп» журналының май санында басылып чыгачак.

4. Эшләргә таләпләр

4.1. Бәйгегә килгән эшләрнең төп темасы – нефть тармагында эшләүче хезмәткәрләрнең эшен күрсәтү.

4.2. Хикәяләр татар яки рус телендә язылырга, күләме 9 мең басма тамгадан артмаска тиеш.

4.3. Текстның оригинальлеге 75 % тан артырга тиеш (текстның оригинальлеге “Антиплагиат” программасы ярдәме белән тикшерелә).

4.4. Рәсемнәр кулдан А4 яки А3 форматындагы кәгазьдә теләсә нинди техникада төсле карандаш, фломастер, буяу яки балавызлы акбур ярдәмендә ясалырга тиеш.

4.5. Тулысынча яки өлешчә график модельләштерү һәм дизайн өчен программалар ярдәмендә ясалган рәсемнәр бәйгегә кабул ителми.

4.6. Эшләр бары тик әлеге Нигезләмә кушымтасындагы гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының басма вариантына 2021 елның беренче яртыеллыгына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә генә кабул ителә.

4.7. Оештыручылар Бәйгегә килгән рәсемнәрне һәм хикәяләрне, авторын күрсәтеп, редакция эшчәнлеген пропагандалау максатында, сайтта, журнал битләрендә, шулай ук башка матбугат чараларында иллюстрация рәвешендә кулланырга хокуклы. Килгән эшләр кире кайтарылмый.

5. Җиңүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү

5.1. Эшләргә махсус төзелгән жюри комиссиясе бәя бирәчәк.

5.2. Бәйгедә катнашучы һәр балага «Катнашучы сертификаты» тапшырылачак. Җиңүчеләргә исә диплом белән бергә «ЛЕГО» конструкторлары да бүләк ителәчәк.

6. Бәйге белән идарә итү

6.1. Бәйге белән Оештыручы идарә итә.

6.2. Оештыручы жюрины туплый, бәйгенең үткәрү вакытын, урынын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.

6.3. Оештыручы Бәйгегә башка оешмаларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм иганәчеләрне җәлеп итәргә хокуклы.

6.4. Бәйгенең җиңүчеләрен сайлап алу критерийлары булып тематикага туры килгәнлек һәм эшләрнең оригинальлеге тора.

6.5. Эшләрне бәяләү һәм җиңүчеләрне ачыклау жюри әгъзалары тарафыннан бәйге буенча махсус оештырылган очрашуларда башкарыла.

6.6. Бәйге этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Гаилә һәм мәктәп» журналында яки www. magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.

6.5. Бәйге этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.

Кушымта