«Татар телендә иң яхшы дәрес» («Лучший урок на татарском языке»)

ПЕДАГОГЛАРНЫҢ ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫГЫН АЧЫКЛАУНЫ КҮЗДӘ ТОТКАН

«ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ИҢ ЯХШЫ ДӘРЕС» КОНКУРСЫ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

«Мәгариф» журналы редакциясе укытучыларның һөнәри осталыгын ачыклау максатыннан

«Татар телендә иң яхшы дәрес» конкурсын игълан итә

 

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Педагогларның «Татар телендә иң яхшы дәрес» (алга таба – Конкурс) һөнәри осталык конкурсы түбәндәге максатларны күздә тотып үткәрелә:

– татар теленә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү;

– хәзерге мәдәни тормышта татар теленең тоткан урынын ныгыту; аралашу чарасы буларак телгә карата мөнәсәбәт тәрбияләү һәм төрле фәннәр буенча белем алу;

– укучыларда татар халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту;

– педагогларның һөнәри осталыгын арттыру;

– алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату;

– иҗади эшләүче педагогларга ярдәм итү һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү;

– яңа авторларны җәлеп итү, укучылар аудиториясен арттыру, басмаларның контентын тулыландыру.

1.2. Конкурсны гамәлгә куючылар һәм оештыручылар:

– «Мәгариф» журналы редакциясе»;

–КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты.

2. Конкурста катнашучылар

Конкурста төп фәннәр татар телендә укытылучы барлык типтагы гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары һәм мөгаллимнәре катнаша ала. Яшь ягыннан һәм эш стажы буенча чикләүләр юк.

Конкурска эшләр бары татар телендә генә тәкъдим ителергә тиеш.

2.1 Конкурс түбәндәге тугыз номинация буенча үткәрелә:

  • татар теле һәм әдәбиятыннан иң яхшы дәрес;
  • иң яхшы биология дәресе;
  • иң яхшы география дәресе;
  • иң яхшы физика дәресе;
  • иң яхшы математика дәресе;
  • иң яхшы химия дәресе;
  • иң яхшы тарих дәресе;
  • иң яхшы информатика дәресе;
  • иң яхшы җәмгыять белеме дәресе.

2.2. Конкурста катнашкан һәркем конкурс материалын бары бер номинация буенча гына җибәрергә хокуклы.

3. Конкурсны оештыру һәм үткәрү

3.1. Үткәрү вакыты.

«Татар телендә иң яхшы дәрес» конкурсы 2020 елның 1 декабреннән 2021 елның 10 июненә кадәр үткәрелә. Конкурс материаллары «Мәгариф» журналының түбәндәге электрон адресына (e-mail: magarif@bk.ru «Конкурска» тамгасы белән кабул ителә.

3.2. Конкурс материаллары, конкурс таләпләренә туры килгән 4.1 һәм 4.2 пунктлары таләпләренә туры килгән очракта, www.magarif-uku.ru һәм магариф.рф сайтларына урнаштырыла һәм, җиңүчеләр игълан ителгәнчегә кадәр үк, «Мәгариф» журналында бастырып чыгарылырга мөмкин. Язма www.magarif-uku.ru яки магариф.рф сайтларына урнаштырылуга яисә «Мәгариф» журналында басылып чыгуга  аның авторы конкурста катнашучы статусын ала һәм әлеге Нигезләмәнең 5.5.1 пунктында күрсәтелгән тәртип буенча «Язма хакында таныклык» алу хокукына ия була.

3.3. Язма плагиат дип табылганда, шулай ук әлеге Нигезләмә таләпләренә туры килмәгәндә, язма Конкурска кертелми, сайтта урнаштырылмый. Язма авторы, башка автор язмасыннан файдаланып, аның хокукларын бозган очракта, закон каршында җаваплылыкны тулысынча үз өстенә ала.

3.4. Конкурста Катнашучы дәрес конспектын һәм үз фотосын   җибәреп, аларны матбугат битләрендә бастырырга, интернет-ресурсларга  урнаштырырга ризалыгын бирә; Катнашучы интернет-ресурсларда аның дәрес эшкәртмәсе буенча закон кысаларында уза торган фикер алышуларга комачауламаска, үзен тактлы тотарга, һөнәри этиканы һәм закон нормаларын үтәргә тиеш.

3.5. Конкурста катнашу өчен төп шарт:

– конкурста катнашкан һәр кеше үз язмасы белән бергә «Мәгариф» журналына 2021 елның беренче яки икенче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция күчермәсен дә җибәрергә тиеш.

3.6. Конкурста катнашучының язма җибәрүе аның Нигезләмә белән танышуын һәм аңа тулы ризалык бирүен күздә тота.

4. Конкурс өчен кирәк-ярак

4.1. Конкурс материаллары исемлеге:

– катнашучы анкетасы (формасы кушымта итеп бирелә)

– катнашучының фотосы

– ФДББС буенча дәрес сценарие (конспекты) яки мөстәкыйль эшләнгән технологик картасы: анда

– системалы-эшчәнлеккә якын килүне гамәлгә ашыру;

– авторлык программаларына ия булу;

– эш төрләренең төрлелеге

– укучыларның актив мөстәкыйль һәм иҗади эшчәнлеге өчен шартлар тудыру;

– инновацион педагогик һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулану калку чагылырга тиеш.

Дәреснең технологик картасы дигәндә (ДТК) укытучыга әлеге дәресне нәтиҗәле һәм сыйфатлы итеп үткәрүне тәэмин итә торган терәк таблица күздә тотыла.

4.2. Конкурс материалларын рәсмиләштерүгә таләпләр.

  • Дәреснең сценарие (конспекты) Конкурсны оештыру комитетына басма рәвештә яки электрон вариантта бирелә.
  • Технологик карта басма яки электрон вариантта бирелә.
  • Конкурс эшенең электрон варианты Microsoft Word текст редакторында рәсмиләштерелә һәм киңәйтелгән .doc текст файлыннан гыйбарәт.

Язма текстын рәсмиләштерүгә таләпләр:

– Times New Roman шрифты;

–14 пт кегле;

– шрифт төсе  –кара;

– конкурс эшендә текстны бирү өчен ярым калын һәм курсив язылыштан файдаланырга мөмкин;

– текстта юл араларындагы интервал –1,5 юл;

– бит кырыннан 2 см ара калдырырга;

– кирәкле иллюстратив материаллар: электрон белем бирү ресурслары, слайдлар, рәсемнәр, схемалар, графиклар, таблицалар, музыка, фото- һәм видеоматериаллар .ppt, .xls, .mp3, .jpg, .avi, .3gp, .flv форматларында булырга тиеш.

Конкурс материаллары кире кайтарылмый. Конкурсны оештыручылар килгән конкурс материалларын сайтта, реклама буклетларында, листовка һәм каталогларда файдалануны үз хокукында калдыра.

5. Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү

5.1. Килгән язмаларга экспертиза оештыру комитеты раслаган жюри тарафыннан ясала. Жюри үз эшен гаризалар керү тәртибенә карап оештыра. Бәяләү критерийлары жюри әгъзалары тарафыннан эшләнә һәм оештыру комитеты тарафыннан раслана.

5.2. Конкурс җиңүчеләрен ачыклау түбәндәге критерийлар буенча үткәрелә:

Бирелгән материалның эчтәлегенә карата таләпләр:

– педагогның иҗади эшчәнлеге, педагогның заманча методика һәм алымнар белән эш итә белүе;

– уку-укытуда системалы-эшчәнлек алымын куллану;

– педагогик методларның һәм алымнарның төгәл тасвирлануы;

– дәреснең нәтиҗәлелеген күрсәтү, аның куелган максатларга һәм бурычларга туры килүе;

– укучыларның актив эшчәнлеге өчен шартлар тудыру;

– укучыларның белемне мөстәкыйль рәвештә ала, кирәкле мисал һәм аргументларне таба белү;

– укучыларның актив күмәк иҗади эшчәнлеге;

– дәрестә заманча мәгълүмати технологияләрне, Интернетны, ирекле белем бирү киңлеген куллану;

– педагог тарафыннан универсаль уку гамәлләрен системалы рәвештә эшкә җигелүе;

– педагогның яңа укыту биеклегенә чыгуы һәм югары нәтиҗәләргә ирешүе.

5.3. Конкурс нәтиҗәләре «Мәгариф» журналының 2021 ел, июль санында игълан ителәчәк.

5.4. Конкурс нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче һәм 7 номинациядә җиңүчеләр билгеләнә. Бүләкләүгә һәм югары бәяләүгә лаек эшләр күп булган очракта, конкурсны оештыручылар аерым эшләрне өстәмә рәвештә билгеләп үтә, махсус призларны гамәлгә куя ала.

5.5. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак, абсолют җиңүче 10 000 сум күләмендә Гран-при алачак, аерым номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләк сертификатлары тапшырылачак.

5.5.1. Конкурста катнашу турында сертификат алу тәртибе:

5.5.1.1. «Татар телендә иң яхшы дәрес» конкурсында катнашу турындагы сертификат, Катнашучы теләге буенча, басма һәм электрон форматта әзерләнергә мөмкин. Басма сертификатта редакциянең мөһере һәм баш мөхәррирнең имзасы куела, ул почта аша җибәрелә яки авторга (автор вәкиленә) шәхсән тапшырыла.

5.5.1.2. Катнашучы сертификат ясату чыгымнарын үзе түли. Почта аша җибәрелгән очракта, басылган сертификат бәясе 450 сум тәшкил итә, сертификатны автор редакциядән килеп алган очракта – 400 сум. Электрон сертификат бәясе – 400 сум.

6. Конкурс барышы белән җитәкчелек итү

6.1. Конкурс барышы белән Оештыручы җитәкчелек итә.

6.2. Оештыручы жюри составын формалаштыра, дәрес эшкәртмәләренә экспертиза үткәрү вакытын, урынын, регламентын һәм конкурсны үткәрү белән бәйле башка мәсьәләләрне ачыклый.

6.3. Оештыручы конкурска башка оешмаларны, вазыйфаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм иганәчеләрне җәлеп итәргә хокуклы.

6.4. Конкурс этапларының вакыты һәм урыны турында мәгълүмат үзгәргән яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелгән очракта, бу хакта «Мәгариф» журналында, www. magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.

6.5. Конкурс барышында килеп чыккан бәхәсләрне Оештыручы гаделлек принцибыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып хәл итә.

«Татар телендә иң яхшы дәрес» конкурсы турында өстәмә мәгълүмат белән «Мәгариф» журналы редакциясендә (Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 нче йорт), www.magarif-uku.ru сайтында, vk.com, facebook.com интернет челтәрләрендә, журнал битләрендә танышырга мөмкин.

Әлеге Нигезләмә «Мәгариф» журналының 2020 елның декабрь санында (тышлыкның 4 нче бите) өлешчә басыла һәм magarif-uku.ru сайтына урнаштырыла.

7. Конкурсның шартларын үзгәртү һәм гамәлдән чыгару

7.1. Конкурс Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 1058 маддәсе, 1 пункты нигезендә үзгәртелергә яки гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

7.2. Конкурсның шартларын үзгәртү яки гамәлдән чыгару турында мәгълүмат электрон һәм басма массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылачак.

8. Йомгаклау нигезләмәләре

8.1. Конкурс нәтиҗәләре турында мәгълүмат электрон һәм басма массакүләм мәгълүмат чараларында игълан ителә. Кире кагылган гаризалар рецензияләнми, хәбәрләшү һәм сөйләшүләр алып барылмый.

8.2. Катнашучылар тарафыннан бирелгән Конкурс документлары кире кайтарылмый.

8.3. Премияләрне бирү мәсьәләләре буенча апелляция кабул ителми.

8.4. Оештыручы конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны фотога яки видеога төшерүне оештырырга хокуклы. Фото/видеога төшкән конкурс җиңүчеләре үз сурәтләрен конкурсны оештыручының басма һәм/яки электрон продукциясе составында, шул исәптән «ТАТМЕДИА» АҖ реклама продукциясе составында бушлай кулланырга ризалык бирә. Конкурс җиңүчеләренең фото/видеога төшүдә катнашуы Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 152.1 маддәсе нигезендә авторның үз сурәтен файдаланырга рөхсәт бирүе булып санала.

ГАРИЗА