Логотип Магариф уку
Цитата:

Covid-19: мәктәптәге ситуация

Узган тәүлек эчендә республикада 75 укучы иртәнге фильтрны узмаган. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева х...

Узган тәүлек эчендә республикада 75 укучы иртәнге фильтрны узмаган. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 1 сентябрьдән бу күрсәткеч 9 013 кешене тәшкил итә. «Бүгенге көндә 17 сыйныф карантинда, шуларның 15е — Казанда, 1се — Кукмарада, 1се Әгерҗедә. Бу сыйныфларда укучыларның гомуми саны — 439 кеше. Республикада карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр юк", - дип сөйләде ул.
«Уку елы башыннан бирле 19 белем бирү учреждениеләрендә 206 зарарлану очрагы теркәлгән. Авыртучылар арасында 107 педагог, 52 студент, 47 мәктәп укучысы бар. Бүгенге көндә 178 терелү очрагы теркәлгән. Эпидемиягә каршы профилактика чаралары үткәрелә торган урыннарда күзәтү астында торучы актив 28 очрак бар», — дип йомгак ясады Җамалиева.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, «Мәгариф» журналы соравына җавап биреп, педагогларга берничә киңәш бирде:
«Нәкъ менә укытучылар өчен аерым рекомендацияләр юк. Алар барысы да стандарт инде: битлек режимы да, эш вакытында үтәп була алган социаль дистанцияне үтәү дә. Тагын шуны аңларга кирәк: эш киеме белән өйдә дә йөрү куркыныч зарарлану ситуациясенә китерергә мөмкин”, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ