Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт Думасында «студент капитал»ын бирергә тәкъдим иттеләр

Югары уку йортларын һәм көллиятләрне бетерүчеләр бу акчаны торак арендалауга, юл хакын түләүгә яки үз бизнесын ачарга тота алачаклар.Дәүләт Думасы депутаты Федот Тумусов  югары уку йортлары һәм көллия...

Югары уку йортларын һәм көллиятләрне бетерүчеләр бу акчаны торак арендалауга, юл хакын түләүгә яки үз бизнесын ачарга тота алачаклар.

Дәүләт Думасы депутаты Федот Тумусов  югары уку йортлары һәм көллиятләренең көндезге бүлеген тәмамлаучыларга торак арендалау, юл хакын түләү яки үз эшен ачар өчен 500 һәм 250 мең сум күләмендә “студент капиталы” бүлеп бирергә тәкъдим итте, дип яза бүген РИА Новости агентлыгы. Депутат фикеренчә, беренче тапкыр көндезге бүлектә укучы студентлар мондый ярдәм алу хокукына ия булачак.


Укырга кергәндә һәр студент исеменә махсус банк счеты ачылачак, аңа белем бирү учреждениесенең төренә карап акча күчереләчәк дип уйланыла: 500 мең сум – югары уку йорты студентларына, 250 мең сум – көллият һәм техникумнарда укучыларга. Бу капиталны диплом алгач һәм берничә максатка гына тотып булачак: юл хакын түләү, торакны беренчел арендалау яки үз бизнесыңны ачу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ