Дәреслекләр Крым татарларын рәнҗеткән

Крым китапханәләрендә тарих дәреслекләрен кулланыштан чыгарырга телиләр. Әлеге китапларга Крым татарлары рәнҗегән икән. 

10 нчы сыйныфлар өчен дәреслекләрдә Крым татарлары Бөек Ватан сугышы вакытында немец нацистлары ягына чыгучылар буларак күрсәтелгән, дип белдергәннәр җирле милләттәшләребез. Крым татарлары берләшмәсе дәреслекләр күрә алмау һәм дошманлык хисләре уята, дигән фикергә килә. Әлеге берләшмә әгъзалары Крым башлыгы Сергей Аксеновка мөрәҗәгать белән чыкканнар. Алар китапларның кулланыштан чыгарылуын таләп итә.

Әлеге мәсьәлә буенча аңлатма алу өчен тарих фәннәре кандидаты Динар Шәмсетдиновка мөрәҗәгать иттек.

— Тарих үзе үткән заман белән шөгыльләнсә дә, хәзерге заман барышына турыдан туры тәэсир итә. Тарихны иң сәясиләшкән фән дип тә атыйлар. Кызганычка каршы, тарих замана таләпләреннән, илдә сәяси көчләрнең фикереннән чыгып үзгәртелә. Күп милләтле һәм күп динле дәүләттә бу тагын да авырлаша. Бу бер ягы, икенче яктан, яңа  чыганаклар тарихка шулай ук үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итә һәм бу очракта шулай булырга тиеш тә. 1944 елда чыккан билгеле карардан соң татар тарихын өйрәнү бик авырлаша. Шуңа татарларның тарихында күп кенә ялгышлар барлыкка килә. Алар соңгы елларда гына объектив яктан өйрәнелеп, дәреслекләргә үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, иң яңа дәреслекләрдә «Татар-монгол игосы»  дигән термин кулланылмый. Ләкин, күргәнебезчә,  әле бу процесс тәмамланмаган. Әлбәттә,  Крым татарлары арасында немец нацистлары ягына чыгучылар булган, бу тарихи факт. Ләкин андый кешеләрне бик күп милләтләр арасында табырга була. Крым татарларының күп өлешен Гитлер яклылылар дип атау, миңа калса, авторларның ялгышы. Авторлар Крым татарларының Бөек Ватан сугышына керткән өлешен бер яклы гына чагылдырганнар. Киләчәктә бу дәреслекләр үзгәртелер дип уйлыйм. Бу нормаль күренеш, әйтеп үткәнчә, тарих үзгәрешсез тормый.

Добавить комментарий