Логотип Магариф уку
Цитата:

Декабрь аенда истәлекле көннәр

1 – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.Театр һәм кино актеры, эстрада артисты, телевидение тапшыруларын алып баручы Геннадий Хазановка 75 яшь.2 – Россиянең банк хезмәткәрләре көне.Рус совет шагыйре, ж...

1 – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.
Театр һәм кино актеры, эстрада артисты, телевидение тапшыруларын алып баручы Геннадий Хазановка 75 яшь.
2 – Россиянең банк хезмәткәрләре көне.
Рус совет шагыйре, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты Александр Прокофьевның тууына 120 ел (1900–1971).
3 – Халыкара инвалидлар көне.
Билгесез солдат көне.
Композитор, дирижер, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе, Татарстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел (1900–1954).
4 – Рус язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе Алексей Плещеевның тууына 195 ел (1825–1893).
5 – Россиядә волонтерлар көне.
Русның лирик шагыйре, тәрҗемәче, мемуарлар авторы Афанасий Фетның тууына 200 ел (1820–1892).
Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмовага 70 яшь.
6 – Рус тарихчысы, социолог, педагог Николай Кареевның тууына 170 ел (1850–1931).
7 – Галим-хирург, академик, илебездә йөрәк-кан тамырлары хирургиясенә нигез салучыларның берсе, Социалистик Хезмәт Герое Александр Бакулевның тууына 130 ел (1890–1967).
Дәүләт һәм партия эшлеклесе Екатерина Фурцеваның тууына 110 ел (1910–1974).
8 – Ботаник-морфолог, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Россиядә үсемлекләр дөньясы географиясенә нигез салган Андрей Бекетовның тууына 195 ел (1825–1902).
9 – Ватан геройлары көне.
Шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның тууына 120 ел (1900–1981).
10 – Халыкара кеше хокуклары көне.
Бөтендөнья футбол көне.
Тарихчы, тюрколог, философия фәннәре докторы Әхмәтзәки Вәлидинең тууына 130 ел (1890–1970).
Тарихчы, тарих фәннәре докторы, Россиянең атказанган фән эшлеклесе Габделхан Әхтәмҗанның тууына 90 ел (1930 –2018).
12 – Россия Федерациясе Конституциясе көне.
Рус совет язучысы, журналист Василий Гроссманның тууына 115 ел (1905–1964).
Рус совет язучысы, публицист, сценарийлар авторы Евгений Воробьевның тууына 110 ел (1910–1990).
Композитор, пианист, балалар өчен язылган җырлар авторы, Россиянең халык артисты Владимир Шаинскийның тууына 95 ел (1925–2017).
14 – Декабристлар восстаниесе булганга 195 ел (1825).
Актриса, Россиянең атказанган артисты Сара Байкинаның тууына 125 ел (1895–1972).
Язучы-натуралист, публицист Юрий Дмитриев (Эдельман)ның тууына 95 ел (1925– 1989).
15 – Җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел (1920–2010).
Шагыйрь, педагог, курайчы Мөҗәһит Әхмәтҗановка 70 яшь.
17 – Немец композиторы, пианист Людвиг ван Бетховенның тууына 250 ел (1770–1827).
Фольклорчы галим, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ленар Җамалетдиновка 85 яшь.
18 – Архитектура фәннәре докторы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халитовның тууына 70 ел (1950–2017).
19 – Халыкара ярлыларга ярдәм итү көне.
Совет скульптор-монументалисты, педагог, Социалистик Хезмәт Герое Николай Томскийның тууына 120 ел (1900–1964).
Шагыйрь, прозаик, әкиятче Николай Грибачевның тууына 110 ел (1910–1992).
Шагыйрә, тәрҗемәче Роза Кожевникованың тууына 70 ел (1950–2007).
20 – Россиянең иминлек саклау органнары хезмәткәрләре көне.
21 – Театр рәссамы, Татарстанның халык рәссамы Петр Сперанский (Сенников)ның тууына 130 ел (1890–1964).
Язучы, драматург, журналист Всеволод Вишневскийның тууына 120 ел (1900–1951).
22 – Энергетиклар көне.
Журналист, язучы, психология фәннәре кандидаты Хөсәен Вәлиәхмәтовның тууына 70 ел (1950–2020).
24 – Башкортстан Республикасы Конституциясе көне.
Нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Фәйзи Йосыповның тууына 110 ел (1910–2001).
25 – Артист Ситдыйк Айдаровның тууына 125 ел (1895–1938).
Язучы Газиз Иделленең тууына 115 ел (1905–1985).
27 – Россиядә коткаручылар көне.
Рус рәссамы Николай Сапуновның тууына 140 ел (1880–1912).
Балалар язучысы Василий Голышкинның тууына 105 ел (1915–1996).
30 – Инглиз язучысы, шагыйрь, Нобель премиясе лауреаты Джозеф Редьяр Киплингның тууына 155 ел (1865–1936).
31 – Язучы-фантаст Александр Абрамовның тууына 120 ел (1900–1985).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ