Логотип Магариф уку
Цитата:

«Державин укулары» хокукларга басым ясый

12-14 сентябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетында «Державин укулары» - XIV халыкара фәнни-гамәли коференция узачак. Конференция рус шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Р.Державинның эшчә...

12-14 сентябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетында «Державин укулары» - XIV халыкара фәнни-гамәли коференция узачак. Конференция рус шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Р.Державинның эшчәнлеген, иҗатын өйрәнү, юридик фәннең теоретик һәм гамәли проблемалын, хокук өлкәсендәге социаль-икъдисади мәсьәләләрне, хокук культурасы формалашу һәм гражданнарның хокукый аңын  тикшерү кебек мәсьәләләрне өйрәнүне максат итеп куя. Казанда әлеге чара 2015 елдан башлап уздырыла,  2017 елдан ул “халыкара” статусын йөртә.


Моңа кадәр конференция 10 ел дәвамында Мәскәүдә үткәрелеп килде. Быел конференция форматында пленар утырыш уздырылачак,  12 түгәрәк өстәл эшлиячәк. «Татар-информ» мәгълумат агентлыгында узган матбугат конференциясендә чараның быелгы үзенчәлекләре турында Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры  Ольга Александрова аңлатма биреп узды.DSC01921Быел конференция эшендә барлыгы 400 катнашучы, шул исәптән Бөтенроссия дәүләт юстиция  университеты һәм аның филиалларыннан 200 студент катнашыр дип көтелә. 2005 елдан башлап «Державин укулары»ында  барлыгы 3 меңнән артык  гыйльми хезмәткәр, аспирант, студент һәм юрист катнашкан. Әлеге очрашуларның нәтиҗәсе буларак 55 томлык   җыентык  басылып чыккан. Чыгыш ясаучылар  әлеге фәнни хезмәтләр илдә кайсыдыр ки яңа законнарны чыгаруга, ниндидер документлар кабул итүгә этәргеч ясады дип саный.


Конференциянең төп темасы “Мәгълүмәти технологияләр  һәм Россия цифрлы икътисадының хокукый үсеш шартлары” дип аталачак. Бу җәһәттән мәгълүмати җаваплылык закон белән ныгытылмаган очракларга шактый гыйбрәтле мисаллар китерелде. Кызык: язмача яки “телдән” җавап бирергә сәләтле  робот-юрист булдыру идеясе дә нәкъ  менә “Державин укулары”  на әзерлек кысаларында туган.  Бу очракта да акыллы машина биргән җавапларга кем хисап тотарга тиеш,мәгълүмәти җаваплылык кем өстендә дигән сорау туа. Кыскасы, КФУ ректоры Илшат Гафуров әйтүенчә, конференциядә әнә шундый - әлегә язылмаган законнар  турында да сүз күп булачак.  DSC01914


Конфереция уңаеннан Державин томнарын нәшер итү быел да дәвам иткән. 500 данә тираж белән  өч китап дөнья күргән. Бөтен томнар да басылып беткәннән соң, аның электрон варианты да тормышка ашырылачак дип белдерде чыгыш ясаучылар.DSC01923


   -  1864 елдан бирле  Г.Державинны беркем дә нәшер итмәгән. Бу күләмдә, бу форматта аны бары тик Я.Грот  кына бастырып чыгарган. Шуңа күрә дә  бу томнар университетның горурлыгы,- дип белдерде Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының  беренче проректоры Дмитрий Гурьев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ