Детдомда тәрбияләнгән язучы

«…Балачакны уйласам, нишләптер, башта аның кояшлы матур көннәре искә төшә. Мин биредә гүзәл табигатьнең яшел чирәмле җылы айларында булган хәлләрне күздә тотам әлбәттә. Җәйне аеруча ярата идек шул. Бәләкәй чакта елның иң матур фасылын күбрәк әбиләрдә кунакта үткәрүебез дә көннәребезгә бәйрәм яме өсти иде…»

Язучы Ильяс Салихҗанның «Школа» редакция нәшрият үзәгендә яңа гына дөнья күргән «Без – детдом балалары» китабының шул исемдәге төп автобиографик әсәре геройның күңелендәге әнә шундый мәңгелек җәй хозурында калган кояшлы “картина” белән башланып киткән. Ильясның энесе Радиф белән җәйге каникулда Ташлыярда яшәүче яраткан әбиләренә кунакка барган чагы хәтеренә шулай сеңеп калган. 1951 елда Мөслим районының Түбән Табын авылында әти-әниле гаиләдә туган егеткә көтмәгәндә әнә шулай балалар йортында үсәргә туры килә. Сугыштан кайткан фронтовик әтисе Ахунҗан абыйны авылдагы бер мәкерле җанның әләге буенча районның НКВД бүлегенә чакыртып, сорау алып, кыйнап-газаплап интектерә башлыйлар. Соңгысында аңы югалтканчы кыйныйлар да, авыл читенә китереп ташлыйлар. 1953 елның апрель ае була ул. Бик озак яткач кына күреп алалар аны авылдашлары. Үпкәсенә суык тидергән ир шул егылуыннан күтәрелә алмый, май аенда вафат була. Ильяс мәктәпкә йөри башлаганда кйгы аларның ишеген кабат шакый. Кышын кое тирәсен боздан чистартканда, әнисе Саимә апа коега егылып төшә. Шул зәхмәт аны якты дөньядан алып китә. Ул 15 яше тулганчы энесе Радиф белән Актаныш районының Такталачык балалар йортында тәрбияләнә. Ул ябылгач, үсмерне Зәй районындагы Бигеш балалар йортына күчерәләр. Шунда унынчы сыйныфны тәмамлагач, Казан авиация институтына укырга керә. Ерак Себердә космос техникасын иҗат итүче предприятиедә хезмәт куя. Себер табигатенә гашыйк булуына карамастан, туган ягын, туган телен сагынып, Татарстанга кайта. Яшел Үзәндәге яңа заводта конструктор-технология бюросы җитәкчесе булып эшли. Әдәби әсәрләр иҗат итә. Завод эшеннән туктагач, «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Яшел Үзән» газеталарында хезмәт куя.

Ильяс Салихҗанның бу — өченче китабы. «Без – детдом балалары» әсәреннән тыш, китапта укучылар хөкеменә язучының Себер хикәяләре, мәхәббәт бәяннары һәм журналист дәфтәреннән төрле кызыклы истәлекләр, публицистик язмалар урын алган. Ильяс рәссам кебек, сүзләрдән картиналар иҗат итеп яза. Теле гаять мавыктыргыч, әсәрләрен бер укырга керешкәч, вакыйгалардан аерыласы килми. Һәр әсәр белән танышкан саен, әлеге әсәрләрне олы йөрәкле милләттәшебез кулы белән язылганлыгы ачыла бара. Уңышлар сиңа, Ильяс!

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий