Диспансерлаштыруда үзгәрешләр көтелә

Теләсә кайсы чирне дәвалауга караганда аны кисәтү күпкә җиңелрәк тә, арзангаракка да төшә. Шуны күздә тотып, медицинада диспансерлаштыру дигән төшенчә бар. Ул исә медицина учреждениеләрендә аерым бер дәвалау-профилактик чаралар системасы узуны күздә тота. Әлеге эшчәнлек медицина консультацияләре һәм тикшеренүләре күләмен, аларны уздыру вакытын билгеләүче норматив документлар нигезендә тәртипкә салына.

Мәгълүм булганча, Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, бар халыкны да массакүләм төстә диспансерлаштыру 2013 елдан бирле инде гамәлдә. Диспансерлаштыруны полисы булган һәркем үтә һәм теге яки бу куркыныч чирнең үзендә бармы-юкмы икәнлеген белә ала.

Мәгълүм ки, диспансерлаштыруның төп максаты йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авыруларын иртә стадияләрдә үк ачыклаудан гыйбарәт. Әлеге медицина тикшерүе алкогольле эчемлекләр, наркотиклар белән мавыгучы, үлемгә китерүче куркыныч авырулар белән чирләүчеләрне дә ачыклауны үз эченә ала.

Халыкның күпчелек өлеше диспансерлаштыруны өч елга бер тапкыр уза. Биредә шуны да исә тоту мөһим: йөрәк һәм кан, яман шеш белән авыручылар, инвалидлар, сугыш ветераннары, атом-төш станцияләрендә аварияләрне бетерүдә катнашучылар ел саен диспансерлаштыруны үтәргә тиеш. Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгында ничә яшьтә булган халыкка медицина тикшерүе үтәргә кирәклеге турында төгәл күрсәтелгән. Әгәр сез үзегезгә диспансерлаштыруны кайчан үтәргә кирәклеген белмисез икән, каяндыр сорашып йөрмичә, үзегез дә билгели аласыз. Моның өчен үз яшегезне өч санына бүләргә кирәк, әгәр сезнең яшегез өчкә төгәл бүленә икән, димәк, агымдагы елда сезгә диспансерлаштыру үтәргә кирәк дигән сүз. Министрлык боерыгыннан күренгәнчә, беренче тапкыр диспансерлаштыруны 21 яшьтә үтәргә кирәк. Бу чорда инде, яшь булуына да карамастан, кешедә югары кан басымы, холестеринның яисә шикәрнең тиешле нормадан артык булуы кебек куркыныч билгеләр күренә башлый.

Халыкның һәр ел саен диспансерлаштыру узмавын күздә тотсак, быел аны 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998 елларда туганнар үтәргә тиеш. Моннан тыш, сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тагын бер яңалык кертелде. Моннан соң 49 яшь тулган һәр кеше ике елга бер тапкыр диспансерлаштыру үтә башлаячак. 49 яшьлекләр диспансерлаштыру вакытында маммография һәм юан эчәкләрдә яман шеш булу-булмавына анализ бирәчәкләр, 51 яшьлекләргә исә аналыкта һәм аналык муентыгында яман шеш булу-булмавына тикшерү үткәрәчәкләр.

Диспансерлаштыруга нинди тикшеренүләр кертелгән соң? Беренчедән, анкета тутыру. Аннан соң артериаль кан басымын үлчәү, шикәргә һәм холестеринга кан анализы тапшыру, флюорография үтү. Болары һәркемгә дә бертөрле, калган тикшерүләр исә кешенең яшенә һәм җенесенә карап билгеләнә. 40 – 50 яшьлекләргә иң күп тикшерүләр үтәргә туры киләчәк. Ә менә өлкән яшьтәгеләрдә тикшеренүләр саны азрак булачак, чөнки инде бу яшьтә теге яки бу авыруны иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге юк диярлек.

Тик ни гаҗәп, күпләребезгә, бигрәк тә авыл җирендәгеләргә, үз сәламәтлегенә «бармак аша» карау хас шул. Халыкны диспансерлаштыруга көчләп диярлек китерергә кирәк, теге яки бу авыру ачыкланган очракта да халык әле дәвалану өчен хастаханәгә килергә бик үк атлыгып та тормый, күбесе: «Әле эшнең тыгыз вакыты, бераз бушангач, барырмын әле», – дип диспансерлаштыру артыннан йөрүне артык мәшәкатькә саный. Югыйсә, диспансерлаштыру үзе бушлай да бит әле.

Халыкның үз сәламәтлегенә карата шундый пошмаганлыгын беркадәр уңай якка үзгәртеп булмасмы дип, Россия сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 – 2021 елларда халыкка бушлай медицина ярдәме күрсәтүдә дәүләт гарантияләре программасына үзгәрешләр кертергә ниятли. Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Виталий Флекның әйтүенә караганда, диспансерлаштыру һәм профилактик карау узуны халыкка аның үзе өчен уңайлырак булган вакытта үтү мөмкинлеге бирү күздә тотыла. Әйтик, кичке якта яки шимбә көннәрендә. Әле шунысы да бар: эштән соң калып диспансерлаштыру уздырган сәгатьләре өчен табибларга хезмәт хакы түләргә дә вәгъдә итәләр. Диспансерлаштыру узарга теләгең барлыгынны дистанцион төстә дә белдерергә мөмкинсең.

Таһир САБИРҖАНОВ

Добавить комментарий