Логотип Магариф уку
Цитата:

"Дистанцион дәресләргә әзерләнәбез"

Мәктәпләр дистанцион уку алымына күчә. Аларның алдагы язмышын ачыкларга теләп, Казанның Яңа Савин районындагы 103нче гомуми урта белем мәктәбенең директор урынбасары Нәфисә Зыятдиновага мөрәҗәгать итт...

Мәктәпләр дистанцион уку алымына күчә. Аларның алдагы язмышын ачыкларга теләп, Казанның Яңа Савин районындагы 103нче гомуми урта белем мәктәбенең директор урынбасары Нәфисә Зыятдиновага мөрәҗәгать иттек.
- Бу атна һәр мәктәптә шундый яңача укыту дәресләрен үткәрүне сынап карау рәвешендә узды. Шуңа күрә дә ул “пробный дәресләр” дип аталды, - диде миңа Нәфисә Вәлиәхмәт кызы. - Һәр укытучы бала һәм ата-ана белән ныклы элемтә булдырылды. Компьютерлары булмаган балалар ноутбуклар белән тәэмин ителде. "Татар иле", "Ана теле", "Шаян-ТВ"сайларына сылтамалар урнаштырылды. Шулай ук edu.tatar.ru  да укучы битеннән укытучының факультативына языла ала. Укытучы анда төрле биремнәр, видеоларга сылтамалар беркетә ала. Моннан тыш, инфоурок, педсовет.ру, копилкауроков.ру һ.б. сайтларда төрле викториналар, тестлар, конкурслар шактый. Укытучылар өчен виртуаль методик бергәлекләр эшләп тора. Яңалыклардан курыкмаска, барысына да әзер булып тору кирәк. 
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ