«Дөнья тренды үзгәрде, ә без артта калабыз»

Фәнне популярлаштыру һәм фәнни-популяр контент темасына ихтыяҗ бүген бик зур. Фән һәм технологияләрнең уңышлы үсеше җәмгыятьтә фәнни белемгә карата киң кызыксыну уята. Хәзер фәннең мөһим бурычы булып иҗтимагый энтузиазм тудыру һәм фәнни-техник өлкәгә сәләтле, көчле яшьләрне җәлеп итү өчен гыйльми уңышларны пропагандалау санала. Фәнне популярлаштыру, белем дәрәҗәсенә һәм нинди һөнәр иясе булуына карамастан, киң аудиторияне колачлап ала. Фәнни белемнәрне пропагандалау шулай ук ялган фәнни теорияләрне һәм тарихи фальсификацияләрне таратуга каршы да хезмәт итә ала.

Шул уңайдан, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтында «Татарстанда фәнне популярлаштыру: проблемалар, механизмнар һәм юнәлешләр» темасына багышланган түгәрәк өстәл узды. Аның эшендә тарихчылар, филологлар, сәнгать белгечләре һәм журналистлар катнашты. Түгәрәк өстәлне институтның директор вазифаларын башкаручы, тарих фәннәре докторы Радик Салихов алып барды.

Төп чыгышны Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының дисциплинаара тикшеренүләр бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Бәхтияр Измайлов ясады, аерым алганда, ул болай диде: «Тарих институты фәнне популярлаштыру буенча үз эшен традицион рәвештә дәвам итә. Фәнни-популяр мәкаләләр басыла, фәнни-популяр китаплар даими чыга. Заман үзгәрү белән бергә, материалларны укучыга бирү дә үзгәрде. Фәнни-популяр-контентка ихтыяҗ бар хәзер. Рафаил Сибгатович озак вакыт үз блогларын алып барды, 2017 елда анимацион роликларны барлыкка китерүнең инициаторы булды. Фәнни-популяр контент тарихчыларның хезмәтләреннән төзелә. Зур россия тарихы контекстында тарихчылар татар тарихын күрсәтергә теләделәр. Бүген технологияләр үзгәрде, безнең түгәрәк өстәл татар халкы һәм Татарстан тарихын популярлаштыруның импульсы булырга тиеш. Без, Тарих институты, татар халкы һәм Татарстан тарихын популярлаштыру өлкәсендә теләгән һәркем белән хезмәттәшлек итәргә әзербез».

Бәхтияр Измайловның фикерен куәтләп, Радик Салихов дәвам итте: «Без коллегалар белән бергәләшеп, алга бару юлларын эзлибез. Мәсәлән, бу юнәлештә ИЯЛИ актив эшли, күп конференцияләр үткәрә, үз сайтын яңартып тора».

Г.Ибраһимов ис. ТӘһСИнең рәсем һәм декоратив сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова: Безгә үзара хезмәттәшлек җитми, – дип сүзен башлады. – Онытмаска кирәк, Тарих институты да Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан аерылып чыккан иде. Хәзер «Мелодия камней» дигән халыкара симпозиумга әзерләнәбез. Татарстанның сәнәгать шәһәрләрендә декоратив сәнгать хәрәкәте активлашты. Мәскәүдәге А.А.Бахрушин ис. дәүләт үзәк театр музеенда плакат күргәзмәсе оештырдык. Презентацияләр уздырабыз, каталог әзерлибез, лекцияләр укуны даими оештырабыз. Рәсем сәнгате уңышлары турында декабрьдә минем лекция булачак. Әхсән Фәсхетдиновның өч ай буе күргәзмәсе барды, фильм төшердек. Яшь буын белән эшләү аксый. Яшьләрне күренекле рәссамнарның күргәзмәләренә, рәсем һәм декоратив сәнгатькә җәлеп итү өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдим белән чыгарга кирәк. Мин Чаллы картина галереясында эшләгәндә, мәктәп директорларын еш чакыра идек. Мәдәният хезмәткәрләре белән дә ныграк эшләргә кирәк. Элек 10 мең экземпляр белән сәнгать китаплары чыккан, хәзер 500 данә, бик аз, әлбәттә. Бу проблеманы да күтәрик. «Поле чудес»та Казахстанның Петропавел шәһәреннән катнашкан берәү татар читеген казахныкы итеп күрсәтте. Хәзер моңа җавап итеп әлеге тапшыруга Казаннан каюлы зур мендәр җибәрәбез.

Радик Салихов: Совет чорында Академкнига системасы бар иде.  Коллегалар, Сезнең хезмәтләр аңлаешлы гади тел белән язылган, укырга кызык. Хәзер тарихчылар үз даирәсендә генә кайный, институтта гына китапларын тарата. Алда җанисәп алу эше тора. Авыл тарихларын белеп бетермибез әле. Булат Хәмидуллинга сүз бирәм, татар диаспорасы белән эшли, блогер.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының татар диаспорасын өйрәнү үзәге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Булат Хәмидуллин: Минем тарихка мәхәббәтем Альфред Халиков, Равил Фәхретдиновның фәнни-популяр китапларын, Нурихан Фәттах романнарын, Рабит Батулла әсәрләрен укып формалашты. Миркасыйм Госмановның фәнни-популяр китаплары да («Хөсәен Фәезханов», «Каурый каләм эзеннән» һ.б.) тарихка мәхәббәт уята, ул язучы да, тарихчы да иде. Р.Хәкимов, М.Госманов минем хезмәтләрнең фәнни редакторлары булды. А.Халиков турындагы китабым ике мең экземпляр белән чыкты. Хәзер 50 экз. тираж белән чыккан китаплар да бар. А.Халиковның бер китабы үз заманында 25 000 экз. белән чыккан булган, менә тарихи китапларны ничек күп укыганнар элек.

Татар энциклопедиясе институтының порталы татар, рус телләрендә эшли башлады. Шәһәрләр, ТР җитәкчелеге турында күпмедер мәгълүмат тупланды инде. Хәзер интернеттан тиз генә мәгълүмат табып була, ачасың да укыйсың. «Безнең мирас», «Мәдәни җомга»да безнең институт актив рәвештә мәкаләләр бастыра. Тарихчы галимнәргә дә дәүләт ярдәме, финанслау булырга тиеш. Тарих институты сайтында татар тарихы турындагы ролик 2 млн тапкыр каралган инде! Интернетта тарих белән бәйле уеннар да балаларны тарих белән кызыксынуга этәрә.

Б.Хәмидуллин чыгышыннан соң, безгә ИЯЛИ белән дә, Энциклопедия институты белән дә хезмәттәшлекне арттырырга кирәк дигән нәтиҗә ясады модератор Р.Салихов.

Эдуард Хәйруллин (Матбугат һәм гаммәви коммуникация буенча республика агентлыгы җитәкчесенең урынбасары). 1 нче каналда эшләдем, 10 ел ТР Президентының матбугат хезмәтен җитәкләдем. Тарих өлкәсендә мин яңа кеше. ТАССРның 100 еллыгына багышлап китап чыгардым. Интернетта татар тарихын яктырта башладым, Ютуб, интернет миңа нык ярдәм итте. Сезгә – тарихчыларга мөрәҗәгать итәм, бергә эшлик! Журналистлар тарихны өстән генә язса, тарихчылар тирәнтен белә, үземдә фундаменталь белем җитмәвен аңладым хәзер.

Г.Тукайның әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова музейның эшчәнлеге өч яссылыкта алып барыла дип, чыгышын башлады: 1) экспонатлар туплау; 2) фәнни лаборатория – галимнәр фәнни хезмәтләр, мәкаләләр язалар; 3) музей фәнни хезмәткәрләренең (без штатта өчәү генә) үз эшләре.

Сәгыйть Сүнчәләй турында өр-яңа материаллар табылды. «Туган тел» шигыренең язылу тарихы турында яңа материал бар. Киләсе ел Татарстанда туган телләр елы булачак, шуңа да актуаль яңгырый. 1914 елда чыккан Тукай шигырьләре мәҗмугасын таптык, шигырьләре төзәтеп чыгарылган. Язучы Мәхмүт Галәүнең оныкчыклары белән элемтәгә кереп, яңа материал тупланды. Миргазиз Укмасыйга багышланган чара уздырдык, аның хакында Зөфәр Рәмиев китабын тәкъдим итү булды. Хәзер халык мондый чараларга теләп килә, музеебызны сагынганнар. Проблемалар да бар. Музейда китап сата алмыйбыз. Тукай энциклопедиясен рус телендә сорыйлар, әлегә русчасы юк бит. М.Укмасый турындагы китапны сорыйлар, ләкин ул сатарга юк. Тарихчы Лилия Габдрафикова китабын да музейга килеп сорыйлар.

Радик Салихов фикеренчә, тарихи китапларга ихтыяҗ бар.

Илдар Әюпов, «Теория» креатив агентлыгы директоры. Беренчедән, популярлаштыру – ул укучыны китапка җәлеп итү дигән сүз, аны кызыксындыру максатын куябыз. Икенчедән, безнең роликлар күп түгел, интернетта бер роликны карыйлар да бәхәсләшә башлыйлар. Өченчедән, тарих белән акча эшләү керем китерә, ләкин күп түгел. 2-3 шундый кешене беләм. Төгәл фәннәр турындагы роликлар күбрәк керем кертә. Биш минутлык ролик ясар өчен өч ай вакыт китә. Тарих – катлаулы фән, фактлар күп. Академик лекция белән популяр лекция икесе ике нәрсә, аларга таләпләр төрле. Интернетта ялган фән роликлары да шактый очрый.

Илдар Әюпов фикере белән килешеп, тарихчы галимнәргә дә популяр лекцияне тыңларга вакыт инде, диде Радик Салихов.

Рәдиф Кашапов яшьләр өчен татарча дизайн проектын башлап җибәрәбез, диде. «Бакыр» исемле проект бар, бакырның татар тарихындагы роле зур булган. Австралиядән башлап Иркутскига кадәр барып, татар музыкасын яздык. Ничә ел инде «Җәдидфест» үткәрәбез. «Урбан Татар» проекты шулай ук кызык: Чаллыдагы ЗЯБ бистәсе тарихын язалар, моның белән бик кызыксыналар. Гадел Садретдиновлар Булат Галиев күргәзмәсен эшләп күрсәттеләр. Тарихи подкастлар кызык, аларны транспортта барганда тыңлыйм. Татар теле турында подкастлар эшләсеннәр иде. Шоколад ясап чыгарган татар бае Юнысовлар турында ролик яки подкаст булсын иде.

Г.Ибраһимов ис. ТӘһСИнең әйдәүче фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов  бер популяр электрон басмада үз рубрикасын алып бара, аны еш укыйлар. 30 ел тарих белән кызыксынам, язам, диде ул. Нәрсә белән без бөек халык? Галимнәрдә мескенлек бар, нәрсәдер әйтергә теләсәң, курыкмаска кирәк. Курыкмыйча фикер әйтүче галимнәр аз. Татар тарихын курыкмыйча сөйләргә, язарга кирәк. Татар гына түгел, руслар да безнең тарих белән кызыксына. Максатчан аудиторияне тотып алсаң, аңа реклама да тәкъдим итәргә кирәк. Популярлаштыру өчен лидерларның фикерен алырга, пропагандаларга кирәк, шул вакытта гына кулланучыга барып җитә. Җәмәгать башлангычында без популярлаштыру белән шөгыльләнәбез. Аудитория, базар, ихтыяҗ бар, мәгълүматны кулланучыга җиткерергә, менеджмент китабы буенча эшләргә кирәк.

Ш.Мәрҗани ис. Тарих институның матбугат секретаре Зилә Тямаева. И.Әюпов, Т.Рәхмәтуллин белән хезмәттәшлек итәбез. Татарларның кыскача тарихы ролигын 2 млн кеше карады. Ул инде өч ел эленеп тора, сценарийны тугыз ай яздык. Рафаил Хәкимов эшләгез, диде. Ролик шулай ясалды, киләчәктә ролик эшләү срогын 9 айдан 3 айга кыскартасы иде. Яшь буынга кыска видеоязмалар карау кызык. «ТАССРга 100 ел» дигән ролик эшләп куйдык. Керүче азрак, чөнки теле катлаулырак. Онлайн формат турында да әйтеп узам. Ул 20 ел элек АКШ университетларында онлайн белем бирү булып башланды. Онлайн лекцияләр генә тыңлап, университетны укып бетереп була дип уйлаганнар, ләкин 70 % студент вузларны тәмамлый алмаган. Онлайн лекция озын булгач, лектор күренекле профессор булса да, тыңламыйлар. Хәзер кыска роликлар җиде минутлык кына, уку контентын уенныкына әйләндереп, студент игътибарын тотып торалар.

Аннары сүзне Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов алды. Технологияләр тиз үсә, үзгәрә, шуңа күрә музейга балаларны алып бару кискен кимеде. Электрон дәреслекләрне дә балалар укымый. Тарих турындагы уеннарда уйнап, балалар тарихны өйрәнәләр. Без, галимнәр, татар халкы тарихын популярлаштырабыз, тик хезмәт бүленеше саклансын, һәркем үз эшен эшләргә тиеш. Безнең китаплар шактый күп. 2014 елда тарих буенча комикс тибында татар, рус телләрендә журнал чыгардык, тиражы 2000 данә иде. Хәзер журнал формасы искерде, виртуаль формага күчәргә кирәк. Әмма яңа формаларга кереп укырга кешеләрнең акчасы җитәрме? Россиядә хәзер викториналар виртуаль яссылыкта популяр санала. Квест ясый алмыйбызмы без? Күптән түгел Европада квест бумы булды. Төркиянең «Великолепный век» фильмы 200 млн карау җыйган, ләкин без андый фильм ясый алмыйбыз. Татар тарихы турында нормаль документаль фильмнар юк. Дөнья тренды үзгәрде, ә без артта калабыз.

Фикер алышуда Б.Хәмидуллин да хезмәт бүленеше мәсьәләсенә тукталып, һәр фәнни институтта тарихи китапларны интернетта урнаштыру өчен җаваплы аерым бер кеше булырга тиеш, дип искәртте. З.Тямаева тарих турындагы материалларны югарыда атап кителгән каналларга кертү буенча маркетинг булсын дип ассызыклады. Р.Кашапов фикеренчә, яшьләр хәзер пдф форматында укымый, чөнки аны укырга кыен. Бюджет оешмаларында маркетинг статьясы юк, шуңа күрә Тарих институтында да, музейда да тарихи китапларны сатып булмый.

Түгәрәк өстәл утырышын Илһам ФӘТТАХОВ язып алды

 

 

Добавить комментарий