Дөрес языйк (II өлеш)

«Татарская государственная филармония имени Габдуллы Тукая» сүзтезмәсенең дөрес татарчасы – Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе.

«Билбаулы көрәш буенча Дөнья Беренчелеге узды» (… дөнья беренчелеге узды кирәк).

Татарча матбугат материалларында сүзләрнең дөрес язылышы бозылуның башка төрле очраклары да бар. Соңгы вакытларда кайберәүләрнең ишетелгәнчә генә язу чире йоктырулары аркасында микән дигән сүзне куллану гадәте кереп китте. Мәсәлән: «Пенсиямне дөрес исәплиләр микән?»; «Хет берәрсе уйлый микән минем хакта?»; «Балам мәктәпкә китте микән?» Татар телендә микән дигән сүз юк. Бу җөмләләрдән күренгәнчә, икән ярдәмче сүзенә аның алдыннан килгән сүзнең мы-ме сорау кисәкчәсен ул сүздән хаксыз аерып алып кушып кую аркасында килеп чыга. Чын татарча булсын дисәң, …исәплиләрме икән?; … уйлыймы икән?; … киттеме икән? рәвешендә булырга тиеш. Кайбер төбәкләрдә яшәүчеләр телендә микән диалекталь форма буларак, икән сүзе урынында кулланыла. Бу ялгыш кайчакта газеталар теленә дә кереп китә: Ниндирәк үрдәк микән ул? Әдәби дөресе – ниндирәк үрдәк икән ул?

Кайбер сүзләрнең морфологик төзелешен исәпкә алмыйча, аларның ишетелүенә генә таянып, тиешле сузык аваз хәрефен ялгыш төшереп калдырып язу очраклары бар. Мәсәлән, «…барсы да бар татар моңында» дигән шигырь юлы җөмләсендә барсы сүзе ялгыш язылган. Дөресе – барысы да бар. Бездә сеңел сүзенең беренче һәм икенче зат кушымчалары белән килгән очракларында аның икенче е авазын төшереп калдырып язу гадәткә кергән: сеңлем, сеңлең, диләр. Бу дөрес түгел: сеңелем, сеңелең дип язылырга тиеш: бу сүзнең төп мәгънәле кисәге – сеңел һәм аның зат-сан, килеш белән төрләнгәндә, үзгәрешсез саклануы зарур.

Бездә алынма сүзләрнең кушымчаларын, фамилияләрнең соңгы сузыкларын (-ов-ев) язуда төрлелек хөкем сөрә: яңа орфография сүзлекләре юк, элеккеләре – күптән тузып, таралып беткән, һәм журналистлар да, башка каләм ияләре дә һәркайсы үзенчә эш итә. Мәсәлән, мәдәният, әдәбият, нәшрият кебек сүзләргә, соңгы иҗектәге сузыкның калын яки нечкә әйтелешенә карап (ә бу мәсьәлә тәгаен хәл ителмәгән) калын кушымча да, нечкә кушымча да ялгап әйтәләр һәм язалар: әдәбиятны – әдәбиятне, мәдәнияткә – мәдәниятка, нәшрияттан –нәшрияттән. Андый алынма сүзләргә калын кушымчалар ялгау аларның чыганак телдәге әйтелешен дөресрәк чагылдыра: әдәби+йат (ның, ка, ны, тан,та), мәдәни+йат, нәшри+йат һ.б.

Соңгы иҗеге и сузык авазы белән ясалган ялгызлык исемнәренә нинди кушымча ялгау мәсьәләсе дә ачык түгел. Мәсәлән, безнең журналистлар, Рим сүзендәге и авазын нечкә сузык дип уйлап, аңа нечкә кушымча ялгап язалар: «Иң популяр урыннар исемлегенә Римдәге Колизей кертелгән». Ләкин Римдагы и ирек сүзендәге и кебек нечкә әйтелми, ы авазына якынрак итеп, калынрак әйтелә, шуңа күрә Римгә, Римдәге һ.б.ш. түгел, бәлки Римда, Римдагы һ.б.ш. рәвештә булырга тиеш.

Кайбер сүзләрне язудагы ялгышларның сәбәбе, әле әйтелгәнчә, орфография кагыйдәләренең билгеләнеп бетмәвендә булса, хаталарның күбесе каләм иясенең игътибарсызлыгы яки татар телен җитәрлек белмәве аркасында була. Мәсәлән, зәвык – бик мәгълүм һәм язылышы, әйтелеше дә бәхәссез сүз, ләкин кайсыдыр журналистлар аны ялгыш язалар: «Сәнгать кешесенең зәвеге югары булырга тиеш». Вазгыять тә сүзлекләрдә шушы рәвештә теркәлгән, ләкин аны безнең иң өлкән республика газетасы вәзгыять дип яза. «Татарстан милли музее бу мәрәсимне Мостафа авылында билгеләп үтте» (дөресе – мәрасим). Бер газета хәтта академик Зәкиевнең исемен Мирфатих дип яза, хәлбуки, аның чын татарчасы – Мирфатыйх. Яки менә тагын гади генә сүзләрне дә хата белән язу: «…хезмәт хаклары 10 процентка кимеячәк» (дөресе – кимиячәк); «…бәхетле тормыш төзеячәкләренә ышана» (…төзиячәкләренә кирәк).

Һәм инде кайбер журналистларның, хәзерге телдә гомум кабул ителгән орфография кагыйдәләрен бозып, конфетны кәнфит дип, пальтоны пәлтә, скрипканы эскрипкә, товарны тауар, немецны нимес, йогуртны йогырт дип язуларын берничек тә аңлап булмый.

Республика газеталарының берсендә «Көндә бәйрәм, көндә туй» (дөресе – көн дә бәйрәм, көн дә туй) дигән җөмләгә тап булгач, телебезнең мондый элементар кагыйдәләрен белмәгән каләм ияләре шундый җитди матбугат органында ничек эшлиләр икән дип бик нык гаҗәпләнергә туры килә.

Телебездә, сингармонизм законы бозылып формалашкан гарәп һәм фарсы алынма сүзләренең язылышы кайбер кешеләр өчен кыенлык тудыра, һәм бу ялгыш язуга сәбәп була. Әмма андый кыенлык кичергән һәм ялгышуларга дучар була торган каләм ияләренә бер генә киңәш бирү зарур: татар теленең орфография кагыйдәләрен үзләштереп, язганда бик игътибарлы булырга, үзеңнең язу белән бәйләнешле шөгылеңне тиешле җаваплылык хисен тоеп башкарырга кирәк.

Алынма сүзләргә кушымчалар ялгауда, дөресрәге, аларны язуда объектив кыенлыклар бар. Бу четерекле өлкә. Мәсәлән, повесть сүзе, нечкә авазларга тәмамланса да, гамәлдәге кулланма-сүзлекләр кушканча, повестьлар, повестьны формасында, ягъни калын кушымчалар ялганып төрләнә. Лагерь сүзе белән дә шул ук хәл: лагерь-лагерьга-лагерыбыз. Шул ук вакытта известь сүзенә нечкә кушымча ялгана (известькә).

Язуда башбаштаклылык күренешләре дә бар. Мисал өчен табигый сүзен алыйк. Бу сүзнең соңгы авазлары калын әйтелешле, димәк, аңа калын кушымчалар ялганырга тиеш: табигыйлык, табигыйлыгы. Әмма кайбер китапларда һәм газеталарда табигыйлек, табигыйлеге формасында язылган сүзләр очрый.

Кыскасы, телебезне куллану өлкәсендә культуралы булу өчен, бердән, туган телебездә язу эше белән шөгыльләнүчеләргә гамәлдәге орфография кагыйдәләрен катгый үзләштерү таләбе белән бергә, көн үзәгендә татар теленең орфография сүзлекләрен яңартып, кайбер кагыйдәләрне үзгәртеп бастырып чыгару ихтыяҗы да тора.

Рүзәл Юсупов,
академик

Добавить комментарий