Логотип Магариф уку
Цитата:

Энҗе Мәткәримова: «Гыйлем эстәргә килгән мөгаллимнәрдән рәхмәт сүзе ишетү нинди күңелле!»

Мәктәбебезнең әлегә нибары 28 еллык тарихы гына булса да, аның республикабызда гына түгел, хәтта Россия күләмендә дә «Казандагы 146 нчы урта мәктәп» дигән мәртәбәле дәрәҗәсе бар. Юкка гына безнең мәкт...

Мәктәбебезнең әлегә нибары 28 еллык тарихы гына булса да, аның республикабызда гына түгел, хәтта Россия күләмендә дә «Казандагы 146 нчы урта мәктәп» дигән мәртәбәле дәрәҗәсе бар. Юкка гына безнең мәктәп «Инновацион үсеш ресурсы» һәм «Лидерлык мәктәбе» темалары буенча Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының эксперименталь мәйданчыгы булып тормый. Шуңа да мәктәбебездә әледән-әле методик семинарлар үткәрелә: безнең тәҗрибәне өйрәнергә республикабыз мәктәпләреннән генә түгел, Россиянең тәрле төбәкләреннән дә делегацияләр еш килеп тора. Мәктәбебез педагоглары үзләре дә Англия, Сингапур, Финляндиягә барып, алардагы укыту системасындагы алдынгы тәҗрибә белән танышып кайтуны хуп күрә.IMG_8592 Мәктәбебездә КФУның Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм кабаттан әзерләү үзәге оештырган курсларга укырга килгән төрле фән укытучылары да безнең мәктәптә еш кына стажировка үтә. Әле бу атнада бездә республикабызның бер тәркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары булып китте, алар өч көн буена мәктәбебез укытучылары үткәргән дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда булды. Мәктәбебездә узган стажировка аларда нинди тәэсирләр калдырган? Берничәсенең фикерен тыңлап карыйк әле. Ул фикерләр «Мәгариф» журналы укучылары, шулай ук киләчәктә Казанга – курсларга укырга килергә җыенган мөгаллимнәр өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйм.


IMG_8722 - копияРәсимә НУРУЛЛИНА: Түбән Камадагы С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:


– Балаларның дәрестә фикер йөртә белүләре, сыйныфтан тыш эшнең оештырылуы, «Эшлекле иртәнге аш» проекты бик ошады. Гомумән, мәктәптә балаларның бар яктан да формалашуына бөтен шартлар да тудырылган.


Гөлнара ГАЛИМОВА, Чирмешәндәге Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге кадетлар интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:


– Безне шундый сихри дөньяга алып керделәр. Җылы, гади атмосферада кабул итеп, күңелләребездә онытылмаслык эз калдырдылар. Мәктәп коллективына, җитәкчегезгә, безгә дәрес күрсәтүче иҗади укытучыларга, итагатьле укучыларга бик зур рәхмәт.


Равия ӘХМӘТҖАНОВА, Буа районы Боерган урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:


– Бу мәктәптә бик күп яңалыклар күрдем. Сингапур структурасының элементларын бик уңышлы итеп кулланалар.


Флера ХӘЙРЕТДИНОВА, Азнакайдагы 9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:


– Мәктәп коллективы Сингапур методикасына өстенлек бирә. Максатлары ачык. Алга таба да шул юнәлештә эшләрен дәвам итеп, зур уңышларга ирешсеннәр иде.


Без караган һәрбер дәрес тиешле югарылыкта үтте. Укытучыларның укучылары белән даими эш алып барулары күренә.


Без мәктәптән үзебезгә күп нәрсәләр алдык. Дәресләр дә, дәрестән тыш чаралар да бары тик мактауга лаек. Алга таба да армый-талмый телебезне, мәдәниятебезне үстерүдә уңышлар телим.


Алсу ГӘРӘЕВА, Ютазы районы Димтамак төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:


– Казандагы 146 нчы мәктәптә без бик күп яңалыклар, яңа алымнар күрдек. Мәктәп укытучылары Сингапур алымнарын бик отышлы һәм урынлы кулланалар. Гади мәктәпнең шундый дәрәҗәгә күтәрелүе, уңышларга ирешүе безне шаккатырды. Мондый уңышларга ирешүдә директорның һәм коллетивның тырышлыгы күренеп тора. Мәктәп искиткеч, коллектив көчле. Рус мәктәбе булуына карамастан, балалар бик теләп татар телен өйрәнәләр.


Бөтен уңышларга ирешү өчен директор тарафыннан бар уңайлыклар тудырылган.


Клара НИКОЛАЕВА, Казандагы 144 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:


– Сезнең мәктәптә беренче тапкыр булдым. Өч көн дәвамында хыялымдагы мәктәпне күрү бәхетенә ирештем. Бүгенге тормыш шартларында югалып калмаслык һәм киләчәк тормышта үз белемнәрен файдалана алырлык балалар тәрбияләнә биредә. Тормыш дәресләренә әзерләүче педагогик коллектив көчле, конкурентлык сәләтенә ия.


Энҗе МӘТКӘРИМОВА, Казандагы 146 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ