Логотип Магариф уку
Цитата:

Габдулла Тукай иҗатын кабул итү һәм өйрәнү офыклары

Габдулла Тукайның әдәби музеенда «Габдулла Тукай иҗатын кабул итү һәм өйрәнү офыклары» темасына түгәрәк өстәл уздырылачак. Түгәрәк өстәлнең максаты – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның торм...

Габдулла Тукайның әдәби музеенда «Габдулла Тукай иҗатын кабул итү һәм өйрәнү офыклары» темасына түгәрәк өстәл уздырылачак. Түгәрәк өстәлнең максаты – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүнең үсеш мөмкинлекләрен ачыклау, бөек әдипнең хәзерге мәдәнияттәге һәм киләчәктәге урыны турында фикер алышу.
Түгәрәк өстәл 2019 елда Татарстан Республикасында Туган тел көненә багышланган чаралар планы кысаларында үткәрелә, дип хәбәр иттеләр «Мәгариф» журналына.  Төп оештыручылар - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Габдулла Тукайның әдәби музее.
Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ