Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп»: июль саны 

– Тоттым да әйттем Рамилгә: «Үзебезгә алыйк! Бертуганың сиңа риза булып ята дип беләсеңме? Бер кан бит ул дидем». Хатын-кыз бит йөрәге белән уйлый, ир-ат – акыл белән. Ул каршы килмәде: «Үзеңә кара, а...

– Тоттым да әйттем Рамилгә: «Үзебезгә алыйк! Бертуганың сиңа риза булып ята дип беләсеңме? Бер кан бит ул дидем». Хатын-кыз бит йөрәге белән уйлый, ир-ат – акыл белән. Ул каршы килмәде: «Үзеңә кара, авырлыгы үзеңә булачак», – дип кисәтеп куйды, чөнки кыз бала тәрбиясе минем җаваплылыкта буласы билгеле бит. Шулай тәвәкәлләдек.
Әнә шулай үзләренең дүрт балалары өстенә ятим кызга да гаилә җылысын бүләк итәргә кыюлыклары һәм мәрхәмәтлелекләре җиткән нефтьче Газизовларның. Хезмәт сөючән, җиргә ябышып яшәүче әлеге гаилә – журналыбыз кунаклары. «Гадилектә – ныклык», дигән нәтиҗә ясар алдыннан, әйдәгез, әлеге гаилә белән якыннан танышабыз.
Баланы бер яшькә кадәр үк калдыру мөмкинлеге булган советлар чорындагы популяр яслеләрне ул заманда яшәгән әниләребез хәтерли булыр. Тарих бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә кабатлана. Алты айдан дәүләт бакчаларына йөрүче сабыйлар хакындагы язма күпләрдә хатирәләр генә түгел, каршылыклы фикерләр дә уятыр дип фаразлыйбыз. Баланы алты айдан бакчага бирү дөрес күренешме? Үзегезнең уй-фикерләрегезнең безнең белән дә уртаклашыгыз.
Татарның тәүге балеринасы кем булган? Бу сорауга хәзерге буын җавап бирә аламы? Гаиләдә сөйләшүләргә сәбәп булырлык, мәктәптәге сыйныф дәресләрендә кулланырлык язма – Әлфия Айдарская турында!
Уку елы гадәттән тыш шартларда тәмамланды, инде җәйге лагерьларда эш ни рәвешле оештырылыр дип борчылучы әти-әниләргә дә җаваплар табарга тырыштык. Баланың борчулары, куркынычсызлыгы, тәҗрибәле вожатыйлардан лайфхаклар – болар һәм башка күп файдалы мәгълүмат журналыбызның июль санында дөнья күрде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ