Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп»: апрель саны

Дөнья буйлап #өйдәкал шигаре хакимлек иткән чакта гаилә белән бергә булырга, бергәлек кыйммәтен чынлап та аңларга мөмкинлек бар. Журналыбызның чираттагы саны вакытны бушка уздырмаска, файдалы һәм нәти...

Дөнья буйлап #өйдәкал шигаре хакимлек иткән чакта гаилә белән бергә булырга, бергәлек кыйммәтен чынлап та аңларга мөмкинлек бар. Журналыбызның чираттагы саны вакытны бушка уздырмаска, файдалы һәм нәтиҗәле үткәрергә ярдәм итә. Апрель ае татар халкы өчен Тукай туган көн буларак кадерле. Шуңа күрә дә уку елы башында игълан ителгән «Әдәби карта» бәйгесенең нәтиҗәләре нәкъ менә бу санда билгеле булды. Җиңүчеләрнең әсәрләре белән «Әллүки» һәм «Әдәби сәхифә» битләрендә таныша аласыз.

«Автобустан төштем дә чәчәк кибетенә йөгердем. 23 розадан торган чәчәк бәйләме сатып алдым. Ни өчен 23 дисезме? Чөнки Ул хәрби хезмәттән кайтуымны нәкъ 23 ай көтте бит. Мин дә, очрашу көнен якынайтасым килгәнгә, отпуск-мазар алып тормадым. Туган йортыма кереп, әниемә алган букетны тапшырдым, әтием белән күрештем дә Ландышны биюдән каршыларга йөгердем», – дип сөйли Илдар Нәҗмиев. «Үрнәк гаилә» сәхифәсендә Баулыда яшәүче Ландыш һәм Илдар Нәҗмиевларның бала тәрбияләү, бәхетле булу серләре белән танышабыз.
«Израилдә елау стенасы бар, ә бездә – сөенеч дивары», – ди Ульян өлкәсендә урнашкан «Дубки» санаториенда эшләүче терапевт-уролог Илдар Чукмаров һәм укучыларыбызга еллар буена тупланган тәҗрибәсендәге төрле вакыйгалар белән уртаклаша. «Ул ир белән хатын балалы булу бәхете артыннан кая гына йөрмәгәннәр. Чит илләрдә дә дәваланганнар, изге урыннарга да сәфәр кылганнар. Мин ирен – аерым, хатынын аерым программа белән дәвалый башлаганда, моннан кыз бала белән китәрсез дип вәгъдә биргән идем. Минераль су һәм зәңгәр ләм үзенекен эшләде: тугыз айдан кызлары туды».
Журналист Ирек Нигъмәтинең «Улым, ни хәл?» – дип кенә сораса...» истәлек-хатирәсе һәр балага әни белән беррәттән әтинең дә кирәк булуы хакында искәртә. «Нури абыйның фермада ит бүлгәндә безгә гел гадел булмавын әнигә кайтып әйткәч, аның җен ачулары чыга иде. Ә минем йөрәгем әрнеми идеме, Ирек абый? – дип Тимер миңа дәшеп куйды. – Аңа «әти» дип әйтәсе килгән чакларым күп булды. Тар сукмакларда да кара-каршы еш очраштык. «Улым, ни хәл?» – дип кенә сораса да, дөньям бөтенләй башка якка таба үзгәрер иде бәлки. Юк, ул дәшмәде».
Журналыбыз битләрендә гаиләнең һәр әгъзасы өчен файдалы, кирәкле язмалар урын алды. Рәхәтләнеп укыгыз, фикер алышыгыз, киңәш-тәкъдимнәрегезне безгә дә язып җибәрегез. Иң-иңнәрен «Кайтаваз» сәхифәсендә бастырып чыгарырбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ