Логотип Магариф уку
Цитата:

Герой балыклар язмышын кайгырта

Республикабыз елга-күлләргә бай төбәкләрнең берсе саналганлыктан, балыклар дөньясы да бездә шактый ишле санала: сулыкларыбызда илледән артык төр балык кына очрый. Шулардан корбан балык, судак, чуртан...

Республикабыз елга-күлләргә бай төбәкләрнең берсе саналганлыктан, балыклар дөньясы да бездә шактый ишле санала: сулыкларыбызда илледән артык төр балык кына очрый. Шулардан корбан балык, судак, чуртан промысел балыклары санала. Чабак, кызылканат кебекләре безгә чит түгел. Күбен күп тә кебек, тик балыкларның көн-күрмешләре бик үк «аһ!» иткәннәрдән түгел икән шул.
Браконьерларның зыян салулары җитмәгән, елга-күлләребезнең экологик торышы начарая баруы балыкларның тереклегенә нык зыян сала. Бигрәк тә аларның уылдык чәчүе чорында. Шуңа да игелекле затларның кайгыртучанлыгына бик тә мохтаҗ шул. Ярый да әле балыклар телен аңлап эш итүчеләр бар. шундыйлар тырышлыгы белән бер быел гына куйбышев сусаклагычында су запасы кискен кимегән чорда 33 километр озынлыкта ясалма уылдык чәчү урыны булдырылды. Бу эшкә 2 меңнән артык кеше үз өлешен керткән. Зәмһәрир суык көннәрдә калын боз астында балыкларга кислород кытлыгы килеп тугач, елга-күлләрдә 2 меңнән артык бәке уелган. (Тагын шунысы игътибарга лаек: шундый игелекле чараларның берсендә Лаеш районында гомер итүче республикабыздагы бердәнбер исән-сау Советлар Союзы Герое Николай Кириллович Кузнецов  балыкларга ярдәм итешкән.) Нәтиҗәдә, белгечләр 40 меңләп тирәсе балык кислород кытлыгыннан коткарып калынды, ди. Күрелгән бу чаралар нәтиҗәсендә Татарстан сулыкларындагы балык запасын арттыру мөмкинлеге биргән. Нәтиҗәдә, республикабызга балык тоту буенча квота күләме 2014 елдагы 3561 тоннадан 2020 елга 4104 тоннага кадәр  җиткереп бирелгән. Үсеш – 543 тонна дигән сүз.
Тик балык тотуның да үз срогы бар. Әйтик, 2018 елда булдырылган «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгында 1 февральдән 15  апрельгә кадәр аралыкта балык тоту катгый тыела. Шулай ук 25 апрельдән 5 июньгә кадәр – балыклар уылдык чәчкән чорда Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларына караган барлык елгаларда да балык тотам дип кыҗрап йөрүчеләргә юл ябык.

    Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ