Геройларыбыз ялны файдага тота

Танышлар белән аралашу чикләнгәч, журналыбызның февраль санында дөнья күргән “Морадына илтүче юл” язмамның герое Руфат Вәлиевкә ял атнасы вакытындагы тормышы белән кызыксынып шылтыратып карарга булдым.

-Тормышыбыз башкалардан әлләни аерылмый торгандыр инде, — диде ул. — Тимер юлчы буларак, моңа кадәр эшкә йөрдем, вокзалда кизү тордым. Әле авырып киттем. Ютәлләп торам, тамагым авырта. Балалар бакчасы ябылгач, хатыным Эльмира өйдә ашарларга пешерә, ике баланы карый. 8 нче сыйныфта укучы улым Кәрим өйләгә кадәр дәрес әзерли. Сәгать икедә дәресләре башлана. Ул безнең укуга бик җитди карый. Кызыбыз Камилә дүртенче сыйныфта укый. Әле дәрес әзерләп утыра. Каникул дип тормыйлар, өй эшләрен күп бирәләр. Буш вакытында китаплар укый. Кулында Марк Твенның “Геклберри Фин маҗаралары” китабын күрдем. Һәркайсыбыз бу афәтнең тизрәк үтүен тели.

Дустыма тизрәк савыгуын теләп саубуллаштым. Һәркайсыбыз да шул теләктә.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий