Логотип Магариф уку
Цитата:

Илкүләм проект кысаларында 2019 елда Татарстанда 200 чакрым юлны төзекләндерәләр

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2019 елда Татарстанда гомуми озынлыгы 205 чакрым булган юллар челтәрендә 173 объектны төзекләндерәчәкләр. Бу хакта «Татар-инфор...


«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2019 елда Татарстанда гомуми озынлыгы 205 чакрым булган юллар челтәрендә 173 объектны төзекләндерәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Шул исәптән төбәк әһәмиятенә ия юллардагы 77 объект, Казанда 86 объект, Чаллы һәм Түбән Камада бишәр объект төзекләндереләчәк.

Юл-транспорт фаҗигаләре еш була торган урыннарда ясалма яктырту җайланмалары һәм светофрлар, шулай ук тротуарлар һәм тизлек җыю полосалары куелачак. 11 муниципаль районда төбәк әһәмиятенә ия юлларда 10 чакрым тимер коймалар кую планлаштырыла.
Илкүләм проект кысаларында 2024 елга Казан, Чаллы, Түбән Кама агломерациясендә юлларның 85 процентын тиешле таләпләргә җиткерү каралган. Бүгенге көндә Казан агломерациясендә 81,5 проценттан артык, Чаллы агломерациясендә – 76,7 процент, Түбән Кама агломерациясендә 65,6 процент юллар норматив торышка туры килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ