Логотип Магариф уку
Цитата:

Илһам Шакиров премиясен дәгъвалаучылар бәйгесе

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында бер төркем мәдәният-сәнгать әһелләре белән журналистлар катнашында Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә багышланган матбугат конферен...

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында бер төркем мәдәният-сәнгать әһелләре белән журналистлар катнашында Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды. Аерым алганда, очрашуда кунаклардан ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир НатфуллинГ. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, җырчы Айдар Фәйзрахманов, композитор Риф Гатауллин, Илһам Шакировның якын туганы, Кыяметдин Шакиров кызы Руфия Зарипова катнашты.
Татарстан дәүләт фольклор җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов Илһам Шакиров исемендәге премиянең милли вокал сәнгатендә аеруча зур казанышлырга ирешкән җырчыларга бирелә торган иң әһәмиятле премияләрнең берсе икәнлеген әйтеп узды.
Премия аерым җырчыга, ике елга бер мәртәбә түбәндәге номинацияләр һәм күләмнәрдә тапшырыла:
“Вокал(хатын-кыз)” - 200 мең сум күләмендә бер премия;
“Вокал(ир-ат)” - 200 мең сум күләмендә бер премия;
“Халыкчан җырлау” – 200 мең сум күләмендә бер премия.
Кунаклар сүзенә караганда, урта һәм югары вокал белеме булган җырчылар конкурста катнаша алмый. Соңгы номинациянең әһәмияте аеруча зур булуы Илһам ага җырларының халыкчан алымда башкарылуына бәйле, дип аңлаттылар. Бәйгегә аерым җыр башкаручылар чакырыла. Кандидатларны җәмәгать, фән, мәдәният оешмалары, шулай ук мәгариф учреждениеләре тәкъдим итә ала. Бәйге нигезендә, “Халыкчан башкару” номинациясендә үз-үзен күрсәтүчеләр дә катнаша ала.
Беренче премияне 2021нче елның 15нче февралендә, Илһам Шакировның туган көнендә тапшырырга уйлыйлар. Катнашырга теләк белдергән гаризаларны 15нче ноябрьгә кадәр тапшыру зарур.
Бәйгедә катнашырга теләүче җырчыларның яшьләре чикләнмәгән.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ