Логотип Магариф уку
Цитата:

2016 елда истәлекле даталар

Гыйнвар1 – Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 130 ел (1886–1926).

Гыйнвар
1 – Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 130 ел (1886–1926).
2 – Актер, ТАССРның атказанган артис­ты Мохтар Мутинның тууына 130 ел (1886–1941).
3 – Драматург Гамир Насрыйның тууына 100 ел (1916–1959).
6 – Шагыйрь Гали Чокрыйның тууына 190 ел (1826–1889).
9 – Тарихчы, тарих фәннәре докторы Равил Әмирханның тууына 70 ел (1946–2006).
10 – Дирижер, СССРның һәм ТАССРның халык артисты Натан Рахлинның тууына 110 ел (1906–1979).
11 – Химик, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Карл Клаусның тууына 220 ел (1796–1864).
13 – Актер, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Әюповның тууына 80 ел (1936–2008).
Февраль
3 – Балет артисткасы, профессор Нинель Юлтыеваның тууына 90 ел (1926–2014).
Рәссам-график Тавил Хаҗиәхмәтовның тууына 80 ел (1936–2007).
6 – Фольклорчы галим, җәмәгать эшлек­лесе Рәшит Ягъфәровның тууына 70 ел (1946–2008).
7 – Шагыйрә Илсөяр Иксановага 50 яшь.
8 – Актриса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Шәхсәнәм Әсфәндиярованың тууына 90 ел (1926–1996).
10 – Язучы, тәрҗемәче Солтан Шәмсигә 70 яшь.
13 – Җырчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның тууына 70 ел (1946–2001).
15 – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне.
Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел (1906–1944).
16 – 40 ел элек «КамАЗ» маркалы беренче автомобиль завод конвейерыннан төште.
19 – Композитор, Татарстанның халык артисты Александр Ключаревның тууына 110 ел (1906–1972).
21 – Халыкара туган тел көне.
Оренбургта татар телендә «Вакыт» газетасы чыга башлауга 110 ел (1906).
23 – Ватанны саклаучылар көне.
Н.И.Лобачевскийның неевклид геомет­риясен ачуына (аңа нигез салуына) 190 ел.
25 – Педагог, журналист, 1960–1977 елларда «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналының баш мөхәррире Фатих Ибраһимовның тууына 100 ел (1916–1999).
28 – Шагыйрә Шәмсия Җиһангировага 65 яшь.
Март
7 – Җырчы, Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка 75 яшь.
10 – Язучы Фоат Садриевка 75 яшь.
12 – Балалар язучысы Госман Бакирның тууына 120 ел (1896–1982).
18 – Шагыйрә Клара Булатовага 80 яшь.
21 – Әдәбият галиме Фоат Галимуллинга 75 яшь.
25 – Шагыйрь Әхмәт Рәшиткә 80 яшь.
30 – Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташка 75 яшь.
Апрель
7 – Астроном, физика-математика фәннәре докторы, профессор, 1951–1954 елларда Казан университеты ректоры булган Дмитрий Мартыновның тууына 110 ел (1906–1989).
14 – Татарстанның халык язучысы Хисам Камаловка 90 яшь.
Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 75 ел (1941–1995).
26 – Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел (1886–1913).
Май
1 – Педагог, Россия Мәгариф академиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы Мирза Мәхмүтовның тууына 90 ел (1926–2008).
Композитор Солтан Габәшинең тууына 125 ел (1891–1942).
Язучы-прозаик, публицист Тәүфикъ Әйдинең тууына 75 ел (1941–2001).
2 – Актриса, Татарстанның атказанган артисты Флера Хәмитовага 80 яшь.
6 – Татарстанның халык шагыйре, дәүләт эшлеклесе Ренат Хариска 75 яшь.
15 – Күренекле җәлилче Фәрит Солтанбәковның тууына 100 ел (1916–2002).
21 – Актер һәм режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариевнең тууына 130 ел (1886–1920).
24 – Хирург, СССР Медицина фәннәре академиясе академигы, Социалистик Хезмәт Герое Александр Вишневскийның тууына 110 ел (1906–1975).
24 – Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһировка 80 яшь.
28 – Фольклорчы галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчиевка 80 яшь.
30 – Музыка белгече Йолдыз Исәнбәткә 80 яшь.
Июнь
4 – Тел галиме Вәли Хангилдинның тууына 125 ел (1891–1971).
6 – Язучы Әсгать Айдарның тууына 110 ел (1906–1959).
12 – Язучы Ләбиб Гыйльминең тууына 110 ел (1906–1938).
24 – Актриса, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты Галия Булатованың тууына 110 ел (1906–1985).
Июль
7 – Композитор Рафаил Бакировка 70 яшь.
8 – Журналист, язучы, Татарстанның чуваш язучылары берлеге рәисе Николай Сорокинга 75 яшь.
15 – Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Гәрәй Рәхимгә 75 яшь.
19 – Тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Диләрә Тумашеваның тууына 90 ел (1926–2006).
24 – Җырчы, Татарстанның халык, Россия­нең атказанган артисты Гали Ильясовның тууына 80 ел (1936–2000).
27 – Физик, физика-математика фәннәре докторы, А.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КМТТУ–КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдиновка 60 яшь.
29– Язучы Габдулла Шәрәфинең тууына 90 ел (1926–1997).
Август
15 – Тарихчы, педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Һади Атласиның тууына  140 ел (1876–1938).
16 – Тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Вахит Хаковның тууына 90 ел (1926–2008).
21 – Шагыйрь Харрас Әюповның тууына 70 ел (1946–2008).
23 – Татарстанның халык артисты Дания Нуруллинага 70 яшь (1946).
24 – Композитор Сафьян Ибраһимовның тууына 90 ел (1926–2014).
Сентябрь
3 – Тел галиме, язучы, филология фәннәре докторы, профессор Илдар Низамовка 80 яшь.
7 – Җырчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Заһидуллинаның тууына 80 ел (1936–2004).
8 – Язучы, журналист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел (1886–1938).
Тулысынча. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ