Логотип Магариф уку
Цитата:

Боларны укытучыга да, укучыга да белү кызыклы

Хәзер – тизлек заманы. Борынгыларның: «Кыскалыкта – осталык» дигән гыйбарәсенә тугры калып, тормышыбызда булып узган кызыклы фактларны бары бер җөмлә белән генә сезнең игътибарыгызга җиткерәм.Татарста...

Хәзер – тизлек заманы. Борынгыларның: «Кыскалыкта – осталык» дигән гыйбарәсенә тугры калып, тормышыбызда булып узган кызыклы фактларны бары бер җөмлә белән генә сезнең игътибарыгызга җиткерәм.
Татарстанда 100 яшьтән узган 316 кеше яши.
2018 елгы календарь 2007елгысы белән тәңгәл килә. Тагын 11 елдан, ягъни 2029 елда, тагын шул календарь буенча яшәячәкбез.
Россиядә 2019 ел – Театр елы, ә Татарстанда Эшче һөнәрләр елы булачак.
2019 елда КАМАЗ автогиганты төзелә башлауга 50 ел була.
Россиянең Үзәк банкы ТАССРның 100 еллыгына багышланган акча чыгарачак.
Краснодар Россиянең уналтынчы миллионер шәһәре булды.
Арча янындагы «Балыкчылар авылы» комплексы базасында балалар һәм яшьләр лагере булдырылачак.
Казанның Җиңү паркында кошлар өчен тыюлык ачарга уйлыйлар.
Пермь-Симферополь автобус рейсы – Россиядә иң озыны – 2094 километр.
Без тарихта иң тыныч вакытта яшибез. Соңгы 3400 елда кешелек бары 268 ел, ягъни шул вакытның 8 процентын гына сугышларсыз уздырган.
Дөньяда иң тынычлык яратучы ил – Һиндстан. 10 мең ел эчендә ул бер дәүләтне дә басып алмаган.
Дөньяда иң кечкенә буйлы кешеләр – японнар, ә иң озын буйлылар – голландиялеләр.
Дөньяда иң киң таралган исем – Мөхәммәт, ә күп кушыла торган хатын-кыз исеме – Анна.
Зәңгәр күзле кешеләр авыртуларга ныграк түзә.
Кешенең күзе туганда нинди зурлыкта булса, гомер көзенә кадәр шулай кала, ә борын һәм колаклар гомер буе үсә.
Дөньяда иң популяр эчемлек – кофе. Аны көненә 400 миллиард чынаяк эчәләр.
Кояш нурлары Җиргә 8 минутта килеп җитә.
Кояш системасының барлык планеталары Юпитерга сыеп бетә ала.
Айның диаметры – 3476 километр, ә Җирнең авырлыгы – 600 триллион тонна.
Уртача зурлыктагы болытның авырлыгы – 500 тонна. Бу – якынча 80 фил авырлыгына тиң.
Мондый кызыклы фактлар бихисап. Аларны математика, биология, физика, география, тарих дәресләрендә урынлы файдалансаң, балаларда фәнгә кызыксынучанлык тәрбияләүдә уңай йогынтысы зур булачак. Ә сез үзегез тагын нинди кызыклы фактларны беләсез? Шулар хакында безгә хәбәр итсәгез иде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ