Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәресләре белән интернетта танылган физика укытучысын кыйнаганнар

Украинада 64 яшьлек укытучыны кынаганнар. Әлеге яңалык Интернетта танылган мөгаллимнең меңнәрчә укучысын борчуга салды.

Украинада 64 яшьлек укытучыны кынаганнар. Әлеге яңалык Интернетта танылган мөгаллимнең меңнәрчә укучысын борчуга салды. 

 

Одесса мәктәбе укытучысы Павел Викторга өч кеше һөҗүм иткән, дип хәбәр итә Украина массакүләм мәгълүмат чаралары.  Укытучыны ул велосипедта мәктәптән өйенә юл тотканда тукмыйлар. Һөҗүм итүчеләр Павел Викторның кесәләрен дә бушатып өлгерә, велосипедын урлый.  Хәзерге вакытта укытучы хастаханәдә дәвалана.

 

 

Физика укытучысына 64 яшь һәм ул Одесса мәктәбендә эшли. Павел Викторны интернет-кулланучылар яхшы белә. Украинаның атказан укытучысы дәресләрен YouTube челтәрендә урнаштырып бара. Бүгенге көндә әлеге дәресләрне 8 миллионга якын кеше караган. Павел Викторның YouTube-каналына 150 мең кеше язылган. Видеодәресләрдә укытучы физика законнарын аңлата һәм мәсәләләр чишәргә өйрәтә.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ