Логотип Магариф уку
Цитата:

Сентябрь аена истәлекле даталар

1 – Бөтендөнья тынычлык көне.Белем көне.2 – Татар телендә беренче газета – «Нур»ның чыга башлавына 110 ел.

1 – Бөтендөнья тынычлык көне.
Белем көне.
2 – Татар телендә беренче газета – «Нур»ның чыга башлавына 110 ел.
5 – Шагыйрә һәм тәрҗемәче Фирая Зыятдинованың тууына 70 ел (1945–2006).
6 – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне.
Хокук фәннәре докторы, профессор, язучы Зөфәр Фәтхетдиновка 75 яшь.
8 – Халыкара журналистлар бердәмлеге көне.
10 – Казан сынлы сәнгать училищесы оештырылуга 120 ел.
12 – Журналист, архивчы, тарих фәннәре докторы Дамир Шәрәфетдиновның тууына 75 ел (1940–2014).
15 – Күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 ел (1895–1955).
Җырчы, Татарстанның халык артисты Фердинант Сәләховка 60 яшь.
Казан яшь тамашачылар театры ачылуга 80 ел.
18 – Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премияләр лауреаты Гариф Ахуновның тууына 90 ел (1925–2000).
20 – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
Күренекле татар композиторы, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Заһит Хәбибуллинның тууына 105 ел (1910–1983).
22 – Язучы Заһир Бигиевнең тууына 145 ел (1870–1902).
Философ, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, публицист Муса Бигиевнең тууына 140 ел (1875–1949).
24 – Корбан бәйрәме.
27 – Бөтендөнья мөселманнары көне.
Журналист, публицист Мөнир Әһлиуллинга 75 яшь.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ