Министрлыкның милли мәгариф идарәсе хезмәткәре Россия төбәкләрендә Татар мәгарифе көннәре оештырылу, читтә яшәүче милләттәшләрне татар теле һәм әдәбияты буенча китап-дәреслекләр белән тәэмин итү турында сөйләде. VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы спикеры укытучырның һөнәри үсешен күздә тоткан бәйгеләр уздырылуын әйтте.
— Мəгариф оешмалары, иҗтимагый оешмалар, аерым галимнəр һəм укытучылар өчен грантлар уза. Бу чараларда алар татар телен үстерү буенча проектларын тəкъдим итəлəр. Быел барлыгы биш грант булды, — дип белдерде Әлфия Әхәтова.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле әйтүенчә, Россия укытучылары өчен белем күтəрү курслары каралган. Мəгарифне үстерү институты мөгаллимнәр өчен вебинарлар оештыра.
Комментарийлар