Ир-ат 6 яшьлек үги малаен чүкеч белән кыйнаган

Татарстанда үги әтисе 6 яшьлек үги малаен чүкеч белән кыйнаган. Хәзерге вакытта ТР Прокуратурасы шушы вакыйганы тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. Аяныч хәл булган гаиләдә 6 бала тәрбияләнүе билгеле. 

Прокуратурага Казанның бер хастаханәсендә эшләүче табиблар мөрәҗәгать иткән. Алар ноябрьдә травматологиягә  тән җәрәхәтләре алган малайны алып килүләре хакында сөйләгән.

«Мәгълүматларга караганда, күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче малайны үги әтисе әледән-әле кыйнап торган. Бүгенге көндә Яшел Үзән прокуратурасы тарафыннан әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен хокук саклау, опека һәм попечительлек органнарының гамәлләрен координацияләү буенча кайбер чаралар күрелгән», — дип белдергән Яшел Үзән шәһәре прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая.

Малайның тән җәрәхәтләрен әти-әнисе таудан шуганда җәрәхәтләнүе белән аңлаткан.

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланган.

Добавить комментарий