Логотип Магариф уку
Цитата:

«Хатын-кыз яратмаса, империя төзеп булмый»

«Гаилә һәм мәктәп» журналының ноябрь санының төп геройлары – Динара һәм Илназ Минвәлиевлар гаиләсе. «Ир-ат яратмаса, тормыш бара әле. Хатын-кыз яратмый икән, империя төзеп булмый», – ди Татарстанның а...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының ноябрь санының төп геройлары – Динара һәм Илназ Минвәлиевлар гаиләсе. «Ир-ат яратмаса, тормыш бара әле. Хатын-кыз яратмый икән, империя төзеп булмый», – ди Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев. Аның ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт һәм балалар тәрбиясенә карата үзенчәлекле фикерләре белән Ләйсән Низамованың «Империя төзү өчен көчле тыл кирәк» язмасы аша таныша аласыз.
Татар мәктәбендә кем укырга тиеш? Авылдан килгән я русча начар белгән бала – татар мәктәбенә, ә галим, язучының баласы рус мәктәбенә барырга тиешме? Милли рух гаиләдән башланырга тиеш дигән фикер белдерде Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин журнал тарафыннан оештырылган «Татарлык нәрсә ул?» дип аталган түгәрәк өстәл дәвамында. Фикер алышуның тулы версиясе журналның яңа санында.
«Яктылык балкышы»ның авторы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Римма Хәмзаевна Йосыпова белән Сөмбел Таишева корган әңгәмә «Римма Йосыповадан яктылык балкышы, яки Чалмабашта хатын-кыз җаны» язмасында урын алды.
Җәмгыятебездә балаларын калдырып киткнә ата-ана тарафыннан алимент түләтү мәсьәләсе шактый кискен тора. «Акчамы, баламы?» язмасында журналист Ләйсән Низамова күтәргән мәсьәлә-вакыйгалар хәтта ки күпне күргән социаль хезмәт күрсәтү вәкилләрен дә шаккаттыра. Дошманыма да язмасын дияргә кирәк бу чакта.
Ирек Нигъмәтинең «Мин ышанам сиңа, яшь кеше!» язмасы күренекле татар әдибе Нәби Дәүлигә багышланган. Фронтовик язучы исән чактагы очрашуларны яңарту, еллар үтеп тә исеме хәтта Германиядә яшәүче милләттәшләребез һәм алман халкы өчен якын әдип турында истәлекләрне уку укучыларыбыз өчен дә кызыклы булыр.
Шулай ук бу санда инде традициягә кергән «Җылы рәхәте» акциясе игълан ителә. Бияләй һәм оекбашларны 15 декабрьгә кадәр редакциягә китереп бирергә я юлларга мөмкин.
Журналны редакциядән, почта бүлекчәләреннән, киосклардан сорагыз я электрон форматын алып укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ