Логотип Магариф уку
Цитата:

Иртәгә – Гашура көне!

Мөхәррәм аеның унынчы көне - мөселманнар өчен изге булган Гашура җитә. Быел ул 20 нче сентябрьгә туры килә. Аллаһ Тәгалә ун пәйгамбәренә ун төрле бүләк һәм нигъмәт биргән көн бу. Аның фазыйләте зур. П...

Мөхәррәм аеның унынчы көне - мөселманнар өчен изге булган Гашура җитә. Быел ул 20 нче сентябрьгә туры килә. Аллаһ Тәгалә ун пәйгамбәренә ун төрле бүләк һәм нигъмәт биргән көн бу. Аның фазыйләте зур. Пәйгамбәребез (с.г.с) хәдисләреннән күренгәнчә, бу көндә ураза тоту бик саваплы. Әмма уразаны, башка кавемнәргә охшамас өчен, ике яки өч көн тоту хәерлерәк. Гашура алдыннан бер көн һәм Гашурадан соң бер көн ураза тотыгыз диелгән хәдисләр дә бар. Шуларга нигезләнеп, ислам галимнәре өч яки ике көн тотарга киңәш итә. Быел ул 19, 20 21нче сентябрь көннәре. Шулай ук сәдака бирү, гаиләңә юмартлык күрсәтү дә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.с): “Гашура көнендә кем гаиләсенә юмартлык күрсәтә, Аллаһ аңа ел ахырына кадәр юмарт булыр”, - дигән.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ